Узган ел Татарстанда машина йөртүчеләргә 6,3 млрд сумлык 8,9 млн штраф салынган, дип яза "Коммерсантъ".
Бу күрсәткеч белән республика Русиядә дүртенче урынга чыккан. Штрафлар саны ягыннан Мәскәү беренче урында: штраф салу турында 31,9 млн карар чыккан, шуның 30,7 миллионын камера теркәгән, барлыгы 23,7 млрд сумлык штрафлар салганнар.
Икенче урында Мәскәү өлкәсе — барлыгы 18 млрд сумлык 30,1 млн штраф салынган (аларның 28,9 миллионы — камералар ярдәмендә). Өченчедә — Петербур (4,6 млрд сумлык 6,8 млн штраф), бишенчедә — Краснодар крае (4,6 млрд сумлык 6,3 млн штраф).
Бер ел эчендә иң аз штраф Чукоткада булган — 8 млн сумлык 6 меңнән артык штраф бирелгән. Бу төбәктә юл камералары бөтенләй юк.
2021 елда Дәүләт автоинспекциясе барлыгы 128,3 млрд сумлык юл штрафы язган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар узган ел салынган штрафларның 56,6 процентын түләгән. Бу 2020 елга караганда күбрәк, ул чакта шушы ук чор эчендә шрафларның 51 проценты гына түләнгән булган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!