Британиянең MI6 тышкы күзләү идарәсе башлыгы Ричард Мур Путинның Украинага һөҗүм планында мәхкәмәсез үтерүләр дә ниятләнгән булуын белә идек дип белдерде.
"Путинның һөҗүм планында аның хәрбиләренең һәм күзләү хезмәтләре хезмәткәрләренең мәхкәмәсез үтерүләр дә ниятләнүен белә идек. Азат ителгән урыннардан тыныч кешеләрне җәзалау буларак үтерүләр турындагы хәбәрләр тетрәндерә", дип язды ул Twitter-да.
Киев янындагы Ирпень, Буча, Гостомель шәһәрләре һәм бар Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителде. Азат ителгән шәһәрләрдә Русия хәрбиләренең тыныч халыкны күпләт үтерүе ачыкланды.
1 апрельдә Буча шәһәре мэры Анатолий Федорук 280 кешенең күмәк каберлектә җирләнүен белдерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!