Русиядә яңа машиналар бәясе март аенда 40 процентка арткан. Бу турыда "Автостат"ның машина кибетләреннән сораштыруы мәгълүматларына таянып, "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Югарырак класслы машиналар бәясе исә 50-60 процентка күтәрелгән. Бу логистика проблемнары белән генә түгел, ә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә Европа берлеге, АКШ һәм Япониянең чикләүләр кертүе белән дә бәйле.
Русиядә рәсми теркәлгән, үз сайтларында машина бәяләрен яшермәгән машина җитештерүче 26 ширкәт бәяләрне 35-40 процентка күтәргән. АвтоВАЗ бәяләрне 11-47 процентка арттырган. Русиядә иң популяр булган KIA машиналары бәяләре 24-39 процентка күтәрелгән.
Кайбер машина кибетләре март аенда сатуның 60 процентка кимүен белдерә. Ә кайбер машиналарны сатуда гомумән табып булмый диелә.
Машина сервислары исә алмаш детальләрнең һәм хәтта чит илдән китерелгән компонентлар белән җитештерелүче машина мае бәяләренең дә берничә мәртәбә артуын белдерә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!