Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украинага каршы сугышта һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 2 млн сум бирәчәк


Түбән Камада Украинага каршы сугышта һәлак булган Илнур Вәлиевне җирләү, 3 март 2022
Түбән Камада Украинага каршы сугышта һәлак булган Илнур Вәлиевне җирләү, 3 март 2022

Фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Татарстанда Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум түләячәкләр. Бу хактагы фәрманны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Фәрманга ярашлы, Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның гаиләләре республикадан өстәмә матди ярдәм алачак. Бу хакта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза "Казанский репортёр".

"Бу — ватанга бурычын батырларча биргән якыннарын югалтканнар өчен өстәмә финанс ярдәме булачак", диелә хәбәрдә.

30 мартта Башкортстанда да Украинадагы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум түләячәкләре хәбәр ителде.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин, Украинага каршы сугышта үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә акчалата түләүләр вәгъдә иткән иде. Һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына 7,4 млн сумлык бер тапкыр түләнә торган ярдәм, шулай ук һәр ай компенсация биреләчәк диелде.

Путин, саклану министрлыгының һәм башка куәт оешмаларының сугышта һәлак булган хезмәткәрләре гаиләләренә, өстәмә рәвештә биш миллион сум вәгъдә итте.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Украина саклану министрлыгы мәгълүматына күрә, шул вакыттан сугышта Русиянең 18,3 мең хәрбие һәлак булган. Русия саклану министрлыгы исә сугыштагы югалтулары санын соңгы тапкыр 25 мартта хәбәр итте, 1351 хәрби үлгән, диелде. Ике якның да сугыштагы югалтулар турында мәгълүматын бәйсез чыганаклар аша тикшерү мөмкин түгел.

Азатлык Русия башлаган сугышта һәлак булганнарны аерым исемлеккә туплый.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG