Башкортстан хакимиятләре кәбестә бәясенең кинәт артуын узган елгы корылык һәм рубльнең арзанаюы белән аңлатты.
Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров үзенең Telegram-каналында республикада яшәүчеләрнең комментарларын җаваплап, кәбестә бәясе "чынлап та югары" һәм бу," беренче чиратта узган елгы корылык белән бәйле, корылык безнең аграрийларның уңыш күләменә йогынты ясады һәм безнең продукт тизрәк бетте", дип язды.
Назаров аңлатуынча, кәбестә ул "сезонлы яшелчә, сентябрьдә уңыш җыйгандагы бәя, апрель-майда – үзебезнең уңыш бетеп, аны якын чит илләрдән керткән чордагыга караганда арзанрак була".
Шулай ук Назаров "продуктны башка илләрдән сатып алганда" рубльнең арзанаюы да бәягә йогынты ясавын искәртте, чөнки хәзер киштәләрдә "күбрәк якын чит илдән кертелгән кәбестәләр".
Башкортстанстат мәгълүматына күрә, 25 февральдән кәбестә 40 процентка кыйммәтләнгән. Сәүдә челтәрләрендә аның килограммы 100-121 сум тирәсе тора.
Шулай ук бүген, 4 апрельдә Mkset басмасы Башкортстандагы супермаркетларның берсендә кәбестәне яртылаш яки өчтән бер өлешен алырга тәкъдим итүләрен язды. Басма фаразынча, бу кәбестәгә бәянең артуы белән бәйле булырга мөмкин. Mkset басмасы күзәтүенчә, бер атна эчендә Башкортстанда кәбестә бәясе уртача 14 процентка арткан.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!