Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: Русия Украинаның көнчыгышында һәм көньягында һөҗүмнәргә әзерләнә


Джейк Салливан (архив фотосы)
Джейк Салливан (архив фотосы)

Салливан сүзләренчә, сугышның чираттагы этабы озакка сузылырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Русия, мөгаен, Украинадагы сугышта ирешергә теләгән максатларын үзгәртәдер, дип белдерде 4 апрельдә булган брифингта АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан.

Кушма Штатлар мәгълүматына күрә, Русия дистәләгән мең солдатын Украинаның көнчыгышына һәм көньягына күчерергә тели, игътибарын бу төбәкләргә юнәлтмәкче.

Максаты - Украинаның бу төбәкләрдәге хәрби төркемнәрен "чолгап алу һәм тар-мар итү" булырга мөмкин, диде Джейк Салливан. "Шуннан соң Русия, моны казаныш итеп күрсәтү һәм элегрәк булган хәрби уңышсызлыкларын яшерү өчен, теләсә нинди тактик уңышны кулланырга мөмкин".

Салливан сүзләренчә, сугышның чираттагы этабы озакка сузылырга мөмкин, чөнки Украинаның көнчыгышында сан ягыннан Русия гаскәрләре күбрәк, һәм алар сугыш башланганчы фетнәчеләр контролендә булган җирләргә караганда да мөһимрәк булган җирләрне үз контроленә алырга ниятли.

Көньякта мөгаен Русия Херсонны тотып торырга тырышыр. Бер үк вакыта ул Украинаның бөтен җирләренә, шул исәптән Киевка, Харьковка, Львовка, Одессага ракет һөҗүмнәре ясавын дәвам итәчәк.

Джейк Салливан якын көннәрдә АКШ президенты Джо Байден хакимияте Украинага яңа хәрби ярдәм бүлеп бирүе турында игълан итәчәк диде.

Шулай ук Ак йорт Русиянең энергия чыганаклары экспортына яңа чикләүләр кертү турында беректәшләре белән сөйләшүләр алып бара.

Русия гаскәрләренең Киев янындагы Буча һәм башка шәһәрләрдә сивил халыкны күпләп үтерүе турындагы хәбәрләрдән соң, Европа берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр әзерли.

Көнбатыш илләренең лидерлары хәрби җинаятьләрдә гаеплеләрне хөкем итү өчен мәгълүматлар җыярга ярдәм итәргә әзер булуын да белдерде.

Дүшәмбе көнне Джо Байден Русия президенты Владимир Путинны җинаятьләре өчен мәхкәмә каршына басарга тиеш дип белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG