Мәскәүдәге апелляция мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәгенең эшчәнлеген туктату турындагы карарны канунлы дип тапты.
5 апрель, сишәмбе көнне Беренче апелляция мәхкәмәсе Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе карарына шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарткан.
Хокук яклау үзәгенең сайтында әйтелгәнчә, оешма ябылган, мәхкәмә карары үз көченә кергән. Шунда ук оешманың сайты яңартылудан туктаячагы турында искәртелә.
Хокук яклаучылар Беренче апелляция мәхкәмәсендәге соңгы утырышның нечкәлекләрен хәбәр итте. Аерым алганда адвокат Мария Эйсмонтның сүзләре китерелә, ул "борынгы хокук яклау оешмасын ябулары, канун сугыш дип атауны тыя торган вакыйгалар белән бер вакытта булуын" искәрткән.
"Күрешербез әле. Без кире кайтачакбыз, ә Русия азат булачак!", диелә хәбәрдә.
Узган елның 29 декабрендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе, башкала прокуратурасы дәгъвасы нигезендә, "Мемориал" үзәгенең эшчәнлеген туктату турында карар кабул итте.
28 декабрьдә исә Баш прокуратура дәгъвасы нигезендә Русиянең Югары мәхкәмәсе "Мемориал" тарихи-агарту җәмгыятен ликвидацияләгән иде, ул да Русиядә "ят агент" сәүдәгә корылмаган оешма дип танылды.
Хокук яклаучыларны ят агентлар турындагы канунны бозуда гаепләделәр. Үз чиратында "Мемориал" Русия хакимиятләренең гамәлләрен сәяси максатлы дип атады.