Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә томаланган мәгълүмат чаралары Роскомнадзорны һәм Баш прокуратураны мәхкәмәгә биргән


24 февральдә, Русия Украина җирләренә һөҗүм башлагач, Баш прокуратура Роскомнадзордан бу вакыйгаларны, "Русия гаскәре турында ялган белешмәләр урнаштырып” яктырткан мәгълүмат чараларының сайтларын томалаттырган иде.

Русиядә томаланган "Медиазона", Republic, "Тайга.Инфо" һәм Чиләбенең "Лентачел" басмасы Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсенә үзләрен томалаулары турындагы карарларны канунсыз дип табуны таләп итеп дәгъва тапшырган. Бу хакта "Сетевые свободы" проекты хәбәр итә.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Роскомнадзор мәгълүмат чараларыннан бу вакыйгаларны яктыртканда бары тик Русиянең рәсми чыганакларыннан алынган мәгълүмат-белешмәләрне генә куллануларын таләп итте.

Шуннан соң Баш прокуратура хәрби хәрәкәтләрне, янәсе Русия гаскәре турында "ялган белешмәләр урнаштырып"яктырткан сайтларны томалауны таләп итә башлады.

"Редакция бу гамәлләрне канунсыз дип саный һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Томалауны кичекмәстән гамәлдән чыгаруларыннан тыш, "Тайга.инфо" шулай ук мәхкәмәне Баш прокуратураның 24 февральдә һәм 9 марттагы таләпләрен, [томалау турындагы карарны Роскомнадзор аларга нигезләнеп кабул иткән] канунсыз дип тануны сорый", диелә "Тайга.инфо белдерүендә.

"Тайга.Инфо" дәгъвасы нигезендә мәхкәмә утырышы 21 апрельдә узачак.

"Сетевые свободы" шушындый ук дәгъваларны "ВКонтакте" томалаган Ateo паблигы, DOXA студентлар журналы һәм башка мәгълүмат чаралары да әзерләвен хәбәр итә.

2022 елның 24 февраленнән, Русия хакимиятләре Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә Азатлык радиосы һәм аның проектлары, Крым.Реалии, Idel.Реалии, Настоящее Время, "Америка авазы", New Times, "Тайга.инфо", DOXA, "Эхо Москвы", "Дождь", "Медуза", BBC-ның рус хезмәте, Deutsche Welle һәм башкаларның сайтлары томаланды.

"Дождь" эшчәнлеген туктатып торырга булды.

"Эхо Москвы" ябылды.

28 мартта "Новая газета" "Украина җирләрендә махсус операция тәмамланганчы" интернетта һәм кәгазьдә чыгуын туктатып торуын игълан итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG