Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВВС: Украинада һәлак булган Русия гаскәрләренең 20 проценты – офицерлар


Русиянең расланган югалтулары исемлеген өйрәнгәндә тагын бер тенденция күренә: барлык һәлак булучыларның 15ләп проценты һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән.

Русиянең рәсми чыганакларында 5 апрельгә Украинадагы сугышта һәлак булган кимендә 1083 русияле хәрби хезмәткәрнең исеме чыккан. Аларның 217се – кече лейтенанттан генералга кадәр булган офицерлар, ә бу – 20 проценттан күбрәк, дип искәртә ВВСның урыс хезмәте.

Шул ук вакытта югалтуларга бәйле белешмәләрнең тулы булмавын да исәпкә алырга кирәк. Соңгы мәртәбә Русиянең саклану министрлыгы югалтулар турында 25 мартта хисап тоткан иде, 1351 хәрби хезмәткәрнең һәлак булуын хәбәр итте.

Украинаның кораллы көчләре китергән саннар күпкә артыграк - Русиянең 18300 хәрбие үтерелде дип хәбәр итте. Сугыш барганда бу белешмәләрне бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.

Хәзерге вакытта Русиянең хәрби оешмасы югалтулары исемлегендә 10 полковник, 20 подполковник, 31 майор һәм 155 кече офицер бар.

Киев Русиянең җиде генералы һәлак булды дип тә ышандыра, әмма Мәскәү генерал-майор Андрей Суховецкийның үлемен генә раслады.

Белгечләр фикеренчә, офицерлар арасында "күренеп торган" югалтуларның өлеше зур булуы – сугыш кырында һәлак булган һәр бишенче русияленең офицер булуын сөйләми.

Русия гаскәрендә һәлак булган командирларның мәетләрен өйләренә беренче чиратта җибәрергә тырышалар һәм аларның үлемнәре турында халык алдында ешрак игълан итәләр, бу шуның белән аңлатылырга мөмкин.

Моннан тыш, Русия гаскәрендә алдынгы сафта сугыш белән идарә итү ягыннан офицерлар үз өстенә күбрәк йөкләмә алырга мәҗбүр, команда составы арасында аларның күп һәлак булуын бу да аңлата ала, дип саный Британиядәге саклану һәм иминлек өлкәсендәге тикшеренүләр институтыннан Самуэль Кренни-Эванс.

Русиянең расланган югалтулары исемлеген өйрәнгәндә тагын бер тенденция күренә: барлык һәлак булучыларның 15ләп проценты һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Шулай ук югалтулар исемлегендә Русиянең Күзләү баш идарәсеннән 15 спецназ бар, алар арасында биш офицер һәм Росгвардия спецназының 10 вәкиле бар.

Һәлак булучылар арасында ким дигәндә өч кеше – Русия спецназының элитасы – "кызыл берет" ияләре. Алар – Татарстаннан Руслан Галләмов һәм Олег Кириллов, Пермь краеннан Вячеслав Актяшев.

ВВС язуынча, кызыл берет кию хокукы алу өчен тапшырылган имтихан – дөньядагы иң катлаулы хәрби тестларның берсе булып санала.

5 апрельгә Русиянең 85 төбәгеннән 80е югалтулар турында хәбәр итте, алар арасында Русия аннексияләгән Кырым да бар. Иң күп һәлак булучыларны Дагыстан хакимиятләре һәм мәгълүмат чаралары атады, алар төбәктән 95 хәрбинең Русия башлаган сугышта үлүен таныды.

Татарстан һәм Башкортстан егетләренең үлеме турында да хәбәрләр көн саен диярлек килеп тора. Азатлык аларны бер исемлеккә туплый. Анда Русиянең Украинада башлаган сугышында һәлак булган Татарстаннан - 25, Башкортстаннан 36 хәрбинең исемнәре бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG