Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы телдән "толерантлык" сүзен алып ташлау тәкъдимен кабатлады


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

"Бездә башкортлар, урыслар, татарлар, марилар, чуашлар, правослаулар, мөселманнар, яһүдиләр - барысы да бала-чактан ук дус булып яши. Бергә үсәләр, укыйлар, эшлиләр, өйләнешәләр, катнаш никахлар төзиләр. Ә кайчак, бүгенге кебек, үзләренең ватаннарын яклыйлар", дигән Башкортстан башлыгы.

Башкортстан башлыгы телдән "толерантлык" сүзен алып ташларга тәкъдим итте. Бу хакта ул Башкортстан башлыгы каршында Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында әйтте.

Әлеге тәкъдим белән Хәбиров өч ел элек Валдай клубының "Русия һәм ислам дөньясы" сессиясендә чыгыш ясавын искә төшерде.

"Безнең телдә гасырлар буена сыналып килгән "халыклар дуслыгы" дигән сүзләр бар. Башкортстанда кешеләр бер-бересенә "түзеп тора", бергә яшәргә мәҗбүр булулары белән "ризалаша" дип әйтеп булмый. Бездә башкортлар, урыслар, татарлар, марилар, чуашлар, правослаулар, мөселманнар, яһүдиләр - барысы да бала-чактан ук дус булып яши. Бергә үсәләр, укыйлар, эшлиләр, өйләнешәләр, катнаш никахлар төзиләр. Ә кайчак, бүгенге кебек, үзләренең ватаннарын яклыйлар", дигән Башкортстан башлыгы. Аның сүзләрен Башинформа китерә.

Аның сүзләренчә, республика халкы " ил өчен җиңел булмаган вакытта рухи бердәмәлек күрсәтте" һәм "бердәм булып президент Владимир Путинны һәм аның гамәлләрен хуплый".

"Иң мөһиме, минем карашка, бергә булырга һәм президентыбыз тирәсендә берләшергә, аның бөтен башлангычларын да хуплау кирәк. Әгәр без шулай итсәк, барысы да әйбәт булачак. Мондый көннәрдә бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтергә һәм берләшергә кирәк", дигән Хәбиров.

Владимир Путинның Украинага каршы алып барган сугышын алдынгы илләр, беренче чиратта Көнбатыш иләре, кискен хөкем итә, һәм Русия гаскәрләренең андагы гамәлләрен сугыш җинаятләренә тиңли.

Сугышка каршы Уфада да протестлар булды, активистлар тоткарланды.

Татарстан һәм Башкортстан егетләренең үлеме турында да хәбәрләр көн саен диярлек килеп тора. Азатлык аларны бер исемлеккә туплый. Анда Русиянең Украинада башлаган сугышында һәлак булган Башкортстаннан 36 хәрбинең исемнәре бар.

Толерантлык - социология термины, башка төрле карашларга, тормыш рәвешенә, гадәтләргә түземлек белән карауны аңлата. Ул баша төрле карашны кабул итүдән бигрәк, башка кешеләргә үзләре күзаллаулары белән яшәргә хокук бирүне алга сөрә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG