Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: Санкцияләр Русия икътисадының 15 еллык казанышларын юк итәчәк


АКШ президенты Джо Байден
АКШ президенты Джо Байден

Бүген санкцияләргә эләккән Русия корпорацияләрнең яңа исемлеге чыгар дип көтелә.

6 апрельдә Вашингтонда чыгыш ясаганда, АКШ президенты Джо Байден Украинага һөҗүме өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең яңа җыелмасына фикер белдерде.

"Русия икътисадының соңгы 15 еллык казанышларын безнең санкцияләр нибары бер елда юк дәрәҗәсенә китерәчәк, чөнки без Русияне иң яңа ярымүткәргечләр, квант технологияләре өчен компонентлар импортыннан, интернет-операцияләрне имин кодлаштыру кебек технологияләрдән, аларга XXI гасырда көндәшлеккә сәләтле булып калу өчен кирәкле барлык әйбердән аердык. Без Русия икътисадының үсешкә сәләтен озак елларга томалаячакбыз", дигән Байден, аның сүзләрен "Америка авазы" китерә.

Президент Русия базарыннан китүче шәхси корпорацияләр турында да телгә алган.

Байден яңа чикләүләр кертү турында игълан иткән.

"Без тулысынча томаланган дәүләт ширкәтләренең исемлеген киңәйтәбез. Бу ширкәтләр – Русия хөкүмәтенең иң алдынгы керем чыганаклары һәм Путин аларның фондын үзе өчен һәм Украинада үз сугышын тормышка ашыру өчен куллана", дигән Байден.

АКШ президенты Русиянең эре эшкуарларына каршы чикләүләр турында да телгә алган.

Кичә, 6 апрельдә чикләүләрнең яңа исемлеге чыкты, анда Русиянең югары дәрәҗәле түрәләре, шулай ук Сбербанк һәм Альфа-Банк һәм алар белән бәйле ширкәтләр керде.

Бүген чикләүләргә эләккән корпорацияләрнең яңа исемлеге чыгар дип көтелә.

Шулай ук Байден Украинаны яңа хәрби җиһазлар, шул исәптән танк һөҗүменә каршы тору җайланмалары белән тәэмин итәчәген хәбәр итте.

Аналитиклар фаразынча, Көнбатыш керткән чикләүләр нәтиҗәсендә быел Русия икътисадының күләме 15 процентка кимиячәк, дип искәртә "Америка авазы".

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG