Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО илләре арасында Русия белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы фикер каршылыгы туган


НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг
НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг

Балтия илләре һәм Польша Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне тулысынча өзүне таләп итә һәм "Русияне тезләндерерлек" чаралар кирәк дип саный. Шул ук вакытта Франция, Германия һәм Төркия Владимир Путин белән элемтәдә торуын дәвам итә.

НАТОның ил-әгъзалары арасында Украинадагы сугыш вазгыятендә Русия белән мөнәсәбәтләрне ничек коруга кагылышлы фикер каршылыгы барлыкка килгән. Бу хакта Көнбатышның югары дәрәҗәле түрәләренә сылтама белән The New York Times хәбәр итә. Газет әңгәмәдәшләре сүзләренчә, НАТО бу низаг "озак дәвам итәр һәм йончыткыч булыр" дип фаразлый.

Балтия илләре һәм Польша Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне тулысынча өзүне таләп итә һәм "Русияне тезләндерерлек" чаралар кирәк дип саный.

Кырыс чаралар тарафдарлары, Русиянең җиңү буларак күрсәтә алырдай бар әйберсе дә Европа иминлегенә җитди зыян салачак дигән фикердә.

Шул ук вакытта, Русия гаскәрен хәрби җинаятьләрдә гаепләүләргә карамастан, Франция, Германия һәм Төркия Владимир Путин белән элемтәдә торуын дәвам итә.

Брюссельдә НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуы уза. Британиянең тышкы эшләр министры Лиз Трасс, Төньяк Атлантика берлегенә Русия белән мөнәсәбәтләрен тулысынча яңадан корырга кирәк, дип белдерде, аның фикеренчә, Русия-НАТО акты "үле".

Алданрак НАТО Русия гаскәренең Украинада яңа һөҗүмгә әзерләнүен фаразлаган иде. Киев яныннан гаскәрләрне чыгару – чигенү түгел, гаскәрләрне күчерү, дип белдерде оешма секретаре Йенс Столтенберг.

НАТО мәгълүматына күрә, Русия Донбассны алырга һәм аннексияләнгән Кырымга кадәр, җир өстеннән коридор булдырырга әзерләнә.

Март ахырында Мәскәү Украинаның төньягында - Киев һәм Чернигов тирәсендә хәрби хәрәкәтләрне киметәчәген һәм төп көчне Донецки белән Луһански өлкәләрен тулысынча контрольгә алуга юнәлтәчәген игълан иткән иде.

7 апрельдә Пентагон вәкиле, Украинаның Киев һәм Чернигов өлкәләреннән Русия гаскәрләре тулысынча чыкты дип хәбәр итте. "Без Киевта, Черниговта яки аларның якынында Русия гаскәрләрен күрмибез", диде Джон Кирби.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG