Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" журналистлары "Новая газета. Европа" исемле яңа басма ачкан


Яңа басманың баш мөхәррире - Кирилл Мартынов
Яңа басманың баш мөхәррире - Кирилл Мартынов

Аның "Новая газета" филиалы булмавы, мөстәкыйль һәм бәйсез проект икәнлеге искәртелә.

Русиядән күчеп китәргә мәҗбүр булган "Новая газета" журналистлары "Новая газета. Европа" исемле яңа басма ачкан. Аның "Новая газета" филиалы булмавы, мөстәкыйль һәм бәйсез проект икәнлеге әйтелә. "Новая газета. Европа" дөньяга Русиядә булган хәлләрне берничә телдә сөйләячәк. Ул урысча укучы һәм Европа кыйммәтләрен уртаклашучы кешеләр өчен дөнья һәм Русия яңалыкларын яктыртачак", диелә басманың Telegram-каналында.

Яңа басманың баш мөхәррире – "Новая газета"ның элеккеге сәясәт бүлеге мөхәррире Кирилл Мартынов.

28 мартта "Новая газета" "Украина җирләрендә махсус операция тәмамланганчы" интернетта һәм кәгазьдә чыгуын туктатып торуын игълан итте.

Шушы көнне редакция Роскомнадзордан икенче кисәтүен алган иде. Ике кисәтүдән соң, оешма "Новая газета"ның лицензиясен гамәлдән чыгару турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә ала. Ике кисәтү дә "ят агент" турындагы канунны бозу белән бәйле диелде.

1 мартта "Новая газета" редакциясе хакимият таләпләрен үтәп, хәрби цензура шартларында эшчәнлеген дәвам итәчәген белдергән иде. Аерым алганда басма "сугыш" сүзен кулланмыйча, аны җәя эчендә "махсус операция" дип язарга ризалашты.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды. Сугышның беренче атнасында ук Русиядә дистәгә якын Русия һәм чит ил мәгълүмат чаралары томаланды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG