Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль беренче мәртәбә Воронцова һәм Тихонованың Путин кызлары булуын таныды


Мария Воронцова - Владимира Путинның өлкән кызы
Мария Воронцова - Владимира Путинның өлкән кызы

Дмитрий Песков журналистлар белән әңгәмәсендә Путин кызларына каршы кертелгән чикләүләргә Кремль һичшиксез җавап бирәчәк дип белдерде.

Кремль беренче мәртәбә рәсми рәвештә Катерина Тихонова һәм Мария Воронцованың Русия президенты Владимир Путин кызлары булуын таныды, кичә, 6 апрельдә аларга каршы АКШ санкцияләр керткән иде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистлар белән әңгәмәсендә Путин кызларына каршы кертелгән чикләүләргә Кремль һичшиксез җавап бирәчәк һәм "моны ничек кирәк дип табачак, шулай эшләячәк", дип белдерде.

Элегрәк эндокринолог Мария Воронцова һәм фәнни менеджер Катерина Тихонованың үз кызлары булуын Русия президенты танымады да, кире дә какмады.

Кичә, 6 апрельдә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле, Кушма Штатлар Сбербанк һәм Альфа-банкка, Русиянең берничә югары дәрәҗәле түрәсенә һәм аларның гаилә әгъзаларына, шул исәәптән Путин кызларына каршы кертелгән чикләүләрнең чираттагы җыелмасын игълан иткән иде.

Шулай да АКШ финанс министрлыгы чыгарган санкцияләр исемлегендә Путин кызлары дип йөртелүче Катерина Тихонова һәм Мария Воронцованың исемнәре башта юк иде.

6 апрель кичендә исемлеккә өстәмәләр чыкты, анда ике фамилия бар: 1985 елның 28 апрелендә Ленинградта туган Воронцова (шул ук вакытта Фаасен һәм Путина) һәм 1986 елның 31 августында Дрезденда туган Тихонова (шул ук вакытта ул Шамалова һәм Путина).

Воронцова – медицина фәннәре кандидаты, 2011 елда Мәскәү дәүләт университетының фундаменталь медицина факультетын, "дәвалау эше" белгечлеген тәмамлаган. 2014 елга кадәр Балалар эндокринологиясе институтында ординатура узган.

2021 елның апрелендә ул җитәкләгән генетик тикшеренүләргә Русия хакимиятләренең 200 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирүе билгеле булды.

Тихонова исә "Иннопрактика" фондын җитәкли. 2021 елның ноябрендә ул "Технологик инвестицияләр фонды" инвестицион ширкәтен теркәүгә гариза биргән. Фонд стартаплар өчен инвестицияләргә махсуслашачак.

Bloomberg искәртүенчә, Путин кызларына каршы кертелгән санкцияләр – "символик ишарә", чөнки Тихонова һәм Воронцованың Русиядән читтә активлары булуы турында билгеле түгел.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG