Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның танышы Светлана Кривоногих Петербурда аена 700 мең сумга фатир бирә


Светлана Кривоногих
Светлана Кривоногих

Ул аны 2004нче елда, Путинга охшаган кызы туганнан соң алган, хәзер фатирның бәясе – якынча 300 миллион сум.

"Россия" банкының миноритар хиссәчесе һәм Русия президенты Владимир Путинның иске танышы - Светлана Кривоногих Петербур үзәгендәге Таш утраудагы йортта фатирын аена 700 мең сумга арендага бирә.

"Кривоногих бу 447 дүрткел метр мәйданлы торакны президентка искиткеч охшаш кызы туганан соң икенче елны сатып алган", дип яза ВВС-ның урыс хезмәте.

2020 ел ахырында "Проект" светлана Кривоногих турында тикшерү чыгарган иде. Анда аның 7,7 миллиард сумга якын (якынча 100 миллион доллар) милеге һәм бизнес-активлары булуы, ә кызының "феноменаль рәвештә Русия президентына охшаш" икәнлеге әйтелә.

2нче Березовая аллеясы, 19 адреслы йортта фатир бирү турындагы игъланны үзенең сайтында Engel & Volkers күчемсез милек агентлыгы урнаштырган. Риэлторлар әлеге йортны "Петербурның иң приват комплексларыннан берсе" дип тасвирлаган.

Йортны 2000нче елларда "Россия" банкы белән бәйле ширкәт төзегән. ВВС язуынча, комплекста барлыгы 21 фатир бар, анда эре эшкуарлар һәм Путинның иң якын даирәсенә керүчеләр яши: Аркадий Ротенберг, Юрий Ковальчук, Николай Шамалов, Сергей Фурсенко, Алексей Мордашов.

ВВС ачыклавынча, игъландагы 447,4 дүрткел метр мәйданлы фатир – Кривоногихныкы. Бу әлеге йортта мондый мәйданлы бердәнбер фатир, Росреестр мәгълүматына күрә, ул аны 2004 елда алган, хәзер исә фатирның бәясе – якынча 300 миллион сум.

Фатир дүрт катны алып тора. Беренче катта – кунак бүлмәсе һәм Невага карап торучы терраса, икенче катта – йокы һәм балалар бүлмәсе, өченчедә - өй кинотеатры һәм алтын кургашбелән йөгертелгән итальян шезлонгы. Цоколь катында гараж һәм хезмәткәрләр өчен көтү бүлмәсе бар.

Engel & Volkers фатирны беренче мәртәбә игъланга ЦИАН аша куйган булган, әмма агентлыкка һәм Кривоногихның үзенә журналистлар шалтыратканнан соң, игъланны алып ташлаганнар, диелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG