Бүген, 8 апрельдә Русиянең мәгариф министрлыгы карары белән Уфа федераль тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, 46 яшьлек Вадим Захаровны Башкортстан дәүләт университеты ректоры вазифаларын үтәүче итеп билгеләделәр. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Югары уку йортын 2013 елдан җитәкләгән Николай Морозкин вазифасыннан киткән, мәгариф министрлыгы карары белән ул үз эшен университет президенты буларак дәвам итәчәк.
Университет ректорын сайлау көне турында әлегә хәбәр ителми.
Вадим Захаров 1975 елда Башкортстанның Күгәрчен районында туган. 1997 елда БДУның химия факультетын кызыл дипломга бетергән.
2000 елда химия фәннәре кандидаты фәнни дәрәҗәсенә, 2004 елда химия фәннәре докторы дәрәҗәсенә вакытыннан алда диссертация яклаган.
БДУда югары молекуляр кушылмалар һәм гомуми химия технологиясе кафедрасының профессоры булып эшли башлаган.
2006 елдан 2012 елга кадәр "Роснефть-Уфанипинефть" оешмасының бүлек җитәкчесе һәм лаборатория мөдире булган.
2012 елдан Башкортстан дәүләт университетында фәнни һәм инновацион эш проректоры вазифасында эшләгән.
2021 елның сентябреннән Уфаның федераль тикшеренүләр үзәген җитәкләгән.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!