Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Дмитрий Муратовка һөҗүм итүдә шикләнелүчене тоткарлаган


Дмитрий Муратов һөҗүмнән соң
Дмитрий Муратов һөҗүмнән соң

"Baza" мәгълүматына күрә, һөҗүм итүче – 37 яшьлек Илья Марковец, ул Украина ватандашы, Чернигов шәһәреннән. Һөҗүм итүдә ике кеше катнашкан, икенчесе әлегә эзләүдә.

Мәскәүдә полиция Нобель премиясе лауреаты, "Новая газета"ның баш мөхәррире Дмитрий Муратовка һөҗүм итүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Кичә, 7 апрель кичендә поездда журналистка буяу һәм эретүче сыекча катнашмасы сипкәннәр иде.

Һөҗүмдә ике кеше катнашкан дип фаразлана, аларның берсен Мәскәүнең полиция бүлекчәсенә китергәннәр.

Шикләнелүченең тоткарлануы турында, аноним чыганакларга сылтама белән "Baza", РБК һәм ТАСС дәүләт агентлыгы хәбәр итә.

"Baza" мәгълүматына күрә, һөҗүм итүче – 37 яшьлек Илья Марковец, ул Украина ватандашы, Чернигов шәһәреннән.

Икенче һөҗүм итүче – 41 яшьлек Николай Трифонов эзләүгә дип яза басма.

Муратовка һөҗүм итүчеләр үз һөҗүмнәрен видеога яздырып алган. Язмада тоткарланган шикләнелүче Нобель лауреатына буяу сибә, икенчесе моны камерага төшереп тора.

Муратовка буяуны Мәскәү – Самар поездында сиптеләр. Аның сүзләренчә, һөҗүм итүчеләрнең берсе "Муратов, бу сиңа безнең егетләр өчен", дип кычкырган. Һөҗүм вакытында поезд платформада торган.

"Новая газета" мөхәририре Самар хастаханәсендә тикшеренгән. Аңа күз һәм конъюктива пешүе диагнозы куелган.

Һөҗүм язмасы "Союз Z десантников"Telegram-каналында чыкты. Видео белән бергә, Русиянең Украинадагы сугышын тәнкыйтьләүчеләргә каршы һөҗүмнәр дәвам итәчәк диелгән текст та язылган. Соңрак язманы сөрттеләр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG