Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Би-би-си": Русия Украинадагы операцияне җитәкләүчене алыштырган


Александр Дворников (уңда)

Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итү элек Сүриядә Русия хәрби чараларын җитәкләгән Алексей Дворниковка кушылган

Русия Украинадагы "махсус операцияне" җитәкләргә Сүриядә сугышкан генерал Александар Дворниковка йөкләгән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "Би-би-си" яза.

Басма чыганагы сүзләренчә, Русия гаскәрләренед төрле бүлекләре арасында координация "йомшак" булган. Дворниковка моны яхшыртырга кушылган.

"Бу командирның Сүриядә Русия операцияләрен башкаруда бай тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә гомум командование һәм идарә итүнең яхшыруын көтәбез", дигән басма чыганагы.

Шулай ук Көнбатышта Русия гаскәрләренә 9 майга кадәр Украинада ниндидер уңышка ирешү бурычы куелганы хәбәр ителә, бу көндә Русиядә Җиңү көне билгеләп үтелә, шул исәптән Мәскәүдәге бәйрәм чараларында гадәттә Русия президенты Владимир Путин да катнаша. Русия гаскәрләренең, Украина төньягыннан чыгарылганнан соң, Донбасска һөҗүмгә әзерлегенең тизләнеше шуның белән аңлатылырга мөмкин. Шул ук вакытта Русия җитәкчелеге өчен сөйләшүләрнең кабул итәрлек нәтиҗәләре дә "уңыш" дип таныла ала.

Русия саклану министрлыгы командующий алмашыну хәбәрен шәрехләмәде. Министрлык шулай ук 24 февральдән башлап операцияне кем җитәкләвен дә хәбәр итмәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG