Accessibility links

Кайнар хәбәр

46 ил ЮНЕСКОның 45нче сессиясен Казанда үткәрмәскә чакырды


Казан кирмәнендә ЮНЕСКО тамгасы
Казан кирмәнендә ЮНЕСКО тамгасы

Моңа Русиянең Украинага каршы кораллы агрессиясе һәм Русия гаскәрләре тарафыннан мәдәни корылмаларның җимерелүе сәбәп булып тора.

ЮНЕСКО әгъзасы булып торган 46 ил Бөтендөнья мирас комитетын Русия җитәкләгән чорда аның 45нче сессиясендә катнашудан баш тарткан. Алар Комитетка мөрәҗәгать юллаган.

Моңа Русиянең Украинага каршы кораллы агрессиясе һәм Русия гаскәрләре тарафыннан мәдәни корылмаларның җимерелүе сәбәп булып тора. Сессия быел Казанда узарга тиеш иде.

Мөрәҗәгатьтә Харков мәдәни мирасы, Украинаның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Чернигов үзәгенең юкка чыгуы, Мариуполь театрының бомбага тотылуын искә алына. 31 мартка 53 мәдәни бина зыян күргән яки юк ителгәнлеге (тарихи һәйкәлләр, дини корылмалар, китапханәләр һ.б.) языла.

"Русиядә Украинада "гомумкешелек кыйммәтләрен" җимергәндә Бөтендөнья мирас комитетының 45нче сессиясен Казанда да, Русия рәислегендә дә үткәрү мөмкин түгел. Бу ЮНЕСКОның, бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы 1972 елгы Конвенциянең абруен төшерә", диелә 46 ил мөрәҗәгатендә.

Алар сессия утырышы башка илдә узган чакта да аңа Русия рәислек итсә, җыенны бойкот итәчәкләрен белдерә.

Элегрәк Украина мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте министрлыгы ЮНЕСКОның 45нче сессиясен Львовта үткәрергә чакырган иде.

Оешманың 45нче сессиясе 2022 елда Казанда 19-30 июнь көннәре 4 мең делегат катнашуында узарга тиеш иде.

5 апрельдә Татарстанга ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе килде һәм республика президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Очрашуда ЮНЕСКО Комитетының 45нче сессиясен уздыру турында сөйләшкәннәр дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Орджоникидзега "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырылган. Бүләк күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татартан мәдәни һәм тарихи мирас объектларын булдыруга аерым өлеш керткәне өчен бирелде, диелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG