Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең сәүдә челтәрләре тотылган смартфоннар алып сата башлаган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Дефицит һәм бәяләр үсү сәбәпле, тотылган телефоннарны алып сату програмнары барлык сәүдә челтәрләрендә дә барлыкка киләчәк, дип фаразлый белгечләр.

Русиянең электрон җиһазлар сатуга махсуслашкан сәүдә челтәрләре, кытлык вазгыятендә, кулланылышта булган смартфоннарны сатып алу һәм аларны кабат сатуга чыгару програмнары булдырган, дип яза "Коммерсантъ". Аерым алганда мондый програмнар "Связной" һәм "Ситилинк"та бар диелә.

Басма искәртүенчә, элегрәк сәүдә челтәрләренең күбесе trade-in програмы белән генә эшләгән, ул иске телефонын тапшыручыларга яңасын алганда ташлама бирә.

Шулай да дефицит һәм бәяләр үсү сәбәпле, тотылган телефоннарны алып сату програмнары барлык сәүдә челтәрләрендә дә барлыкка киләчәк, дип саный газет сораштырган белгечләр.

5 апрельдә "Яндекс.Маркет" кулланылышта булган тауарларны сатачагын игълан иткән иде. Беренче категория - өч айлык гарантияле, тотылган смартфоннар. Ширкәт белдерүендә әйтелгәнчә, киләчәктә электрон җиһазлар һәм көнкүреш техникасы категориясендәге кулланылышта булган тауарларның ассортиментын киңәйтү ниятләнә, шул ук вакытта, әйтик балалар һәм спорт тауарлары, йорт өчен һәм ремонт тауарлары дигән яңа категорияләр дә өстәргә уйлыйлар

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

Күп кенә тауарлар белән тәэмин итү туктатылды. Русиягә каршы кертелгән санкцияләр аркасында халыкара түләүләр авырлашты, Русиянең йөк ташучыларына Европа берлегенә керү тыелды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG