Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русиянең 21 һава ширкәтен имин булмаганнар исемлегенә кертте


Европа берлегенең очу өчен имин булмаучылар исемлегенә Русиянең барлык эре һава ширкәтләре, шул исәптән "Аэрофлот", "Победа", S7, "Россия", Utair һәм "Уральские авиалинии" кергән.

Европа берлеге Русиянең 21 һава ширкәтен очу өчен имин булмаганнар исемлегенә кертте һәм берлеккә кергән илләр өстеннән һәм аларның һава аланнарына очышлар башкаруны тыйды. Бу карарны, очкыч җитештерүчеләр һәм аларның хуҗалары бу ширкәтләр очкычларының техник хәле өчен җавап бирә алмавы белән аңлаталар.

Русия ширкәтләреннән тыш, Европа берлегенең тыюлар исемлегендә Гыйрак, Иран, Төньяк Корея, Әфганстан, Кыргызстан, Судан һәм тагын берничә дәүләтнең һава ширкәтләре бар.

Еврокомиссия хәбәрендә әйтелгәнчә, Русия үзенең һава ширкәтләренә очкычларны кирәкле халыкара сертификатлардан башка гына кулланырга рөхсәт иткән. Европа берлегенең транспорт мәсьәләләре комиссары Адина Вэлян искәртүенчә, юлчылар өчен бу куркыныч булырга мөмкин.
Русия һава ширкәтләренең очкычларының күпчелек өлеше Көнбатыш лизинг бирүчеләренең очкычларыннан тора, һәм алар мартка кадәр Бермуд утрауларында теркәлгән.

Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач, очкычлар хуҗаларыннан тартып алынып, Русия теркәвенә күчерелде, аларга җитештерүчеләре һәм Көнбатыш дәүләтләре күзәтүеннән башка гына техник хезмәт күрсәтелә.

Бу хәлләрдән соң бу очкычлар барысы да халыкара базарда кыйммәтсезләнде, дип искәртте "КоммерсантЪ" газеты белән әңгәмәсендә "Победа" һава ширкәтенең элеккеге баш мөдире Андрей Калмыков. "Русия реестры очкычның бәясен нульләштерә", дип аңлатты ул. "Очкычка Европаның лизинг ширкәтләренә аңлашылмый торган схемаларга нигезләнеп, аларга аңлашылмый торган сертификатлы кешеләр хезмәт күрсәткән".

Европа берлеге Русиядә теркәлгән очкычларга һәм Русия һава ширкәтләренә Европа берлегендә очуны февральдә аерым тыйган иде.
Моннан тыш, Европа берлеге Русия һава ширкәтләренә очкычлар, запас өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыючы чикләүләр дә кертте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG