Төп чаралар Меңъеллык мәйданында булачак, анда сәхнә урнаштырылачак, көндезге һәм кичке концерт програмнары узачак диелә. Моннан тыш хакимият Икенче дөнья сугышы ветераннарын "Пирамида"да тантаналы кичә оештырырга ниятли, анда 100-120 кунак булыр дип көтелә.
Җиңү паркында да бәйрәм итәчәкләр. Андагы концерт програмы дүрт сәгать барачак. Казанның Архангел һәм Арча зиратларында мемориаль чаралар узачак, диелә.
Бәйрәм салютын Кремль дамбасы янында, Казансу елгасындагы баржадан аттырырга ниятлиләр. Салют дүрт минуттан да ким булмаячак..
9 майда Русиядә Җиңү көне билгеләп үтелә, шул исәптән Мәскәүдәге бәйрәм чараларында гадәттә Русия президенты Владимир Путин да катнаша.
Украинага бәреп кергән Русия гаскәрләренә 9 майга кадәр Украинада ниндидер уңышка ирешү бурычы куелганы хәбәр ителде.
Соңгы елларда Җиңү көненә әзерләнүләр барган көннәрдә Русия җәмгыятендә башка илләрне куркыту, аларга янау риторикасы сизелә –1945 елда без җиңдек, кирәк булса, хәзер дә барыгызны да җиңәчәкбез, "На Берлин", "Можем повторить" дигән эчтәлектәге плакатларны яшьләр машиналарына ябыштыру киң таралган иде. 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң Мәскәүдә узган Җиңү парадларына көнтбатыш илләр җитәкчеләре килми башлады.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!