Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Медведчукны әсир төшкән Украина хәрбиләренә алыштырырга тәкъдим итте


Зеленский үз Telegram-ында чыгарган Медведчук фотосы
Зеленский үз Telegram-ында чыгарган Медведчук фотосы

12 апрельдә Зеленский үзенең Telegram-каналында Медведчукның фотосын чыгарган иде, аның кулларына богау салынган. Мәгълүмат чаралары Медведчукны Путинның дусты дип атый, чөнки Русия президенты аның кызының исем атасы булган.

Бүген, 13 апрельдә Украина президенты Владимир Зеленский, Русия президенты Владимир Путинның дусты, Украинаның халык депутаты Виктор Медведчукны әсир төшкән Украина хәрбиләренә алыштырырга тәкъдим итте.

"Русия Федерациясенә бу егетегезне урыс әсирлегендәге безнең егетләргә һәм кызларга алыштырырга тәкъдим итәм", ди Украина президенты.

12 апрельдә Зеленский үзенең Telegram-каналында Медведчукның фотосын чыгарган иде, аның кулларына богау салынган. Оппонентлары Медведчукны Русия хакимиятен хуплаучы сәясәтче дип атый, ул йорт сагында булган, әмма Русиянең Украинага каршы сугышы башында юкка чыккан.

Зеленский язганча, махсус тоткарлау операциясен Украинаның Иминлек хезмәте уздырган, якында нечкәлекләре хәбәр ителәчәк.

Фотода Виктор Медведчук Украинаның хәрби киеменә киендерелгән. Бу фото кайда һәм кайчан төшерелгән – билгеле түгел.

Мәгълүмат чаралары Медведчукны Путинның дусты дип атый, чөнки Русия президенты аның кызының исем атасы булган. Медведчук Украинада йорт сагында тотылган һәм сак астыннан 24 февальдә – Русия гаскәрләре Украинага һөҗүм иткән беренче көнне үк качкан.

Узган елның октябрендә аны дәүләткә хыянәттә гаепләделәр. Тикшерү фаразынча, сәясәтче фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ндагы күмер контрабандасы белән бәйле. Украинаның баш прокуратурасы исә, Медведчукның Мәскәү белән элемтәләре 2014-2015 елларда илнең икътисади иминлеген какшатты дип ышандыра. Украинаның элеккеге президенты Пётр Порошенкога да шундый ук гаепләүләр булды.

Элегрәк Медведчук "Тормыш өчен! Оппозицион платформасы"н – Югары рададагы иң зур оппозицион фракцияне җитәкләде.

Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украинаның көнчыгышындагы фетнәчеләрне хуплаганнан соң, оппонентлары фиркане Русия мәнфәгатьләрендә эш итү чалымнары бар дип гаепли.

20 мартта Украинаның Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы, хәрби хәл гамәлдә булган чорда фирканең эшчәнлеген туктатып торырга булды.

Украинаның югары дәрәҗәле түрәләре мәхкәмә аша фиркане тыярга ниятләвен әйтте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG