Татарстан президенты эшләре идарәсе, республика президентының Казан янындагы Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан резиденциясен киләчәктә куллану-кулланылмау мәсьәләсен 30 эш көне эчендә хәл итәргә тиеш.
Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошинның сишәмбе көнне имзалаган "Боровое Матюшино" шәһәр яны комплексы" дәүләт бюджет оешмасын ликвидацияләү турындагы карарында әйтелә, резиденция шул оешмага карый.
Әлеге карарны "Татарстан республикасының бюджет чыгымнарын оптимизацияләү максатында" кабул иткәннәр.
Документка ярашлы, комплекска хезмәт күрсәткән персонал эштән җибәреләчәк, ә резиденциянең милке – "шул исәптән күчемсез һәм аеруча кыйммәтле күчемле милке" ике ай эчендә тапшырылачак, бу эш Татарстан президенты эшләре идарәсе фәрманына ярашлы башкарылачак.
Дәүләт сатып алулары сайтындагы документка күрә, "Боровое Матюшино" комплексының җылыту системы бинасын һәм җылылык челтәрләрен газ белән тәэмин итүгә техник хезмәт күрсәтү генә дә елына 2,4 млн сумга төшә.
Татарстанның бюджет чыгымнарын оптимизацияләү җиле республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгына да кагылды. 11 мартта министрлыкның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе эшчәнлеген туктатулары билгеле булды. "Комсомольская правда" язуынча, авыл хуҗалыгы тармагы инфраструктурасын оптимизацияләргә һәм бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк, шул сәбәпле әлеге идарәне бетерергә булганнар.
Узган атнада республиканың хөкүмәт йорты, Терлекчелектәге нәсел эше идарәсен бетерү турында карар чыгарды, дип хәбәр ителде, ул да Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгының бер структурасы иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!