Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русияне кеше хокукларын бозган өчен тәнкыйтьләде


Энтони Блинкен
Энтони Блинкен

АКШ дәүләт секретаре сүзләренчә, Кремль кеше гомерен һәм абруен санга сукмавын күрсәтте.

2021 елда дөньяда сивил хокуклар торышы турындагы еллык хисабында, АКШ дәүләт департаменты Русияне кеше хокукларын бозган өчен кискен тәнкыйтьләде.

Документны тәкъдим итү тантанасында дәүләт секретаре Энтони Блинкен, Украина җирләренә бәреп керүе һәм бу илдә кылган хәрби җинаятьләре өчен, Русияне хөкем итте.

Дәүләт секретаре сүзләренчә, Русия хәрбиләренең украиннарга карата рәхимсезлегенең дәлилләре артканнан арта бара.

"Без Русия чигенгәннән соң ниләр калуын күрәбез. Урамнарда куллары бәйләнгән мәетләр. Театрларда, вокзалларда, яшәгән кешеләре белән бергә хәрабәләргә әйләндерелгән торак йортларда. Безгә көчләнгән хатыннар һәм кызлар, туңучы һәм ачлыктан интегүче тыныч кешеләр турында дәлилләр килә", диде Блинкен.

АКШ дәүләт секретаре сүзләренчә, Кремль кеше гомерен һәм абруен санга сукмавын күрсәтте.

Хисап авторлары әйтүенчә, "Русия федерациясендә югары дәрәҗәдә үзәкләштерелгән, авторитар сәяси систем хөкем сөрә".

Дәүләт департаменты искәртүенчә, "Русия куәт оешмалары хезмәткәрләренең күпләп кеше хокукларын бозуы турында ышанычлы хәбәрләр бар".

Моннан тыш, хисапта Русиядәге оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный эше, Чечнядагы кеше хокуклары белән бәйле вазгыять, шулай ук тоткыннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт фактлары да телгә алынган.

Украинада кеше хокукларына бәйле вазгыять турында фикер белдергәндә Дәүләт департаменты илдә мәхкәмәсез җәзалап үтерүләр, җәфалаулар һәм тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренең тоткыннарга рәхимсез мөнәсәбәттә булуы очракларын искәртте.

Хисапта журналистларны эзәрлекләү һәм цензурага, шулай ук качакларны аларга куркыныч янаган илләргә депортацияләүгә дә игътибар бирелгән.

АКШ искәртүенчә, Украина җенесләр арасындагы һәм ЛГБТга карата көч куллану, антисемитизм очракларын тикшерми диярлек.

Мәхкәмәсез генә җәзалап үтерү, матбугат иреген чикләү кебек кеше хокукларын тупас бозу очраклары Донбассның Русия хакимияте контролендәге фетнәчел төбәкләрендә һәм аннексияләнгән Кырымда да ачыкланды диелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG