Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда чит илгә акча алып чыкканда таможня кагыйдәләрен бозулар мартта өч тапкыр арткан


Казан һава аланы
Казан һава аланы

2021 елның мартында Казан һава аланының таможня посты хезмәткәрләре шундый 9 очракны теркәсә, 2022 елның мартында 35 очрак булган.

Татарстанда март аенда чит илгә акча алып чыгу белән бәйле кагыйдәләрне бозу очраклары өч тапкырга арткан.

Әйтик, 2021 елның мартында Казан һава аланының таможня посты хезмәткәрләре шундый 9 очракны ачыклаган булса, 2022 елда аларның саны 35 булган, дип хәбәр итә Татарстан таможнясының матбугат хезмәте.

2022 елның өч ае эчендә Татарстанның таможня хезмәткәрләре 48 кагыйдә бозу очрагын ачыклаган, шуларның алтысы – гыйнварда, җидесе – февральдә һәм 35е – мартта. Узган елның беренче кварталында исә мондый 31 очрак ачыкланган булган.

Таможня кагыйдәләрен бозарга тырышу очракларының күбесе доллар, евро һәм рубльләр алып чыгу белән бәйле дип искәртелә.

Иң популяр юнәлешләр – Төркия, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Үзәк Азия илләре.

"48 тапкырында да кәгазь акчаларны багажда яки яшермичә киемдә алып чыгарга тырышканнар. Алып чыгасы акчаларын бер юлы доллар, евро һәм рубльләрдә күрсәтү фактлары да ачыкланган. Иң күп артык акча алып чыгарга тырышу очрагы – 70,2 мең доллар булган. Уртача алганда бер-ике мең доллар тирәсендә артык акча алып чыкмакчы буалалар", дип сөйләгән Казан һава аланының таможня посты җитәкчесе Мирзанур Гәрәев.

2 мартта Русия президенты Владимир Путин илдән 10 мең доллардан артык кәгазь акча алып чыгуны тыйган иде. Бу тыюны бозган өчен административ та, җинаять җәзасы да бирергә мөмкиннәр.

Элегрәк 10 мең доллар кәгазь акчаны алып чыгу өчен, бары тик декларация ясау гына таләп ителде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG