Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ Австралия санкцияләренә эләкте


Чаллы заводыннан тыш, Австралия чикләүләренә Русиянең тагын 13 ширкәте эләккән.

Австралия Русиянең 14 ширкәтенә каршы яңа чикләүләр кертте, алар арасында КамАЗ да бар. Бу Австралия тышкы эшләр министрлыгы сайтында чыккан яңартылган чикләүләр исемлегеннән күренә.

Чаллы заводыннан тыш, Австралия чикләүләренә "Газпром", "Газпром нефть", "Транснефть", "Алроса" алмаз чыгаручы ширкәтләр төркеме, "Росэлектроника" һолдингы, "Ростелеком", "Русгидро", Кораблар төзү берләшкән корпорациясе, "Севмаш" җитештерү берләшмәсе, "Совкомфлот", Новороссийски диңгез сәүдә порты, "СОГАЗ" иминиятләштерү җәмгыяте һәм тимер юл турларын броньлау үзәге - Visit Russia да кергән.

Бүгенге көнгә Австралия 500дән артык Русия һәм Беларус ватандашына, шул исәптән бу илләрнең президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенкага чикләүләр кертте.

Русиянең иң зур оешмаларына икътисади чикләүләр игълан ителде, сәнәгать тауарлары, корал, нефть һәм газ чыгару җиһазлары экспорты тыелды. Австралия шулай ук Русиядән энергия чыганаклары, корал һәм сәнәгать тауарлары алуны да тыйды.

Путин Украинага каршы сугыш башлагач Европа берлеге, АКШ, Тайвань башка илләр Русиягә карата моңарчы кулланылмаган технологик чикләүләр кертте. Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.

Март уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты белән сөйләшүдә КамАЗда 15 меңләп кешенең эшсез калачагын, Чаллыда йөк машиналары җитештерү 40лап процентка кимиячәген әйтте.

Хәзерге КамАЗларның моторлары Cummins (АКШ), тизлек күчергече ZF (Германия), ягулык тәэминаты җиһазы Bosch (Германия) ширкәтенеке.

Соңгы елларда КамАЗ К3 һәм заманчарак К4, К5 модельләрен чыгара. Алга таба исә 27 ел элек сафка баскан К3 моделенә генә өметләнергә туры киләчәк.

2019 елда гына КамАЗ белән Германиянең Daimler ширкәте иң соңгы К5 моделе өчен Чаллыда Actros кабиналары җитештерү заводы ачкан иде. Аңа кертелгән инвестицияләрнең кайчан яңадан файда китерәчәге билгесез булып кала.

Татарстанның икенче шәһәре саналган Чаллы үзенең киләчәген шушы яңа модель белән бәйли иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG