Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның ракет һөҗүменнән соң, "Москва" крейсеры экипажы эвакуацияләнгән


"Москва" ракет крейсеры
"Москва" ракет крейсеры

Украина хакимиятләре корабка канатлы ракетлар атуын хәбәр иткән иде.

Янгын нәтиҗәсендә сугыш кирәк-яраклары шартлаганнан соң, Русиянең Кара диңгез флоты флагманы -"Москва" ракет крейсеры экипажы эвакуацияләнгән. Элегрәк Украина хәрбиләре корабка канатлы ракетлар белән һөҗүм итүен хәбәр иткән иде.

"Москва" экипажын эвакуацияләү турында 14 апрельгә каршы төндә, Русия саклану министрлыгына сылтама белән, ТАСС һәм РИА Новости дәүләт агентлыкары да хәбәр итте.

Министрлыкта белдерүләренчә, янгын нәтиҗәсендә корабка зур зыян килгән, янгынның сәбәпләре "ачыклана". Яраланучылар һәм һәлак булучылар саны турында хәбәр ителми.

Элегрәк Одесса өлкә хәрби хакимияте башлыгы Максим Марченко крейсерга Украинаның корабларга каршы кулланылучы "Нептун" ракетлары эләгүен белдергән иде. Моны "Украинская правда"га илнең күзләү хезмәтләрендәге аноним чыганагы да раслаган.

Төрле мәгълүматларга күрә, "Москва" экипажында 510-758 хәрби бар. Тулысынча эвакуацияләү – көймәне су өстендә калдырырга ярамавын һәм аның батырылачагын аңлатырга мөмкин. "Москва" – Одесса өлкәсенең Змеиный утравы янындагы операциядә катнашкан иде.

"Нептун" ракетлары Украина коралларына 2020 елда кабул ителде. Сугыш башланганчы кораллы көчләр составында мондый ракетларның бер генә батареясе булуы хәбәр ителде. Апрель башында Украина мәгълүмат чаралары Британиянең Одессага корабларга каршы "Гарпун" ракетлары китерүе турында хәбәр итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG