Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка каршы чыгучылар Варшаудагы Русия илчелегенә табут һәм эт оясы китергән

13 апрель кичендә Польша башкаласындагы Русия илчелеге каршында чүп өеме барлыкка килде. Сугышка протест белдерүчеләр, шул исәптән украиннар, поляклар, татарлар, беларуслар һәм урыслар да илчелекнең ишек төбенә көнкүреш техникасы, келәмнәр, уенчыклар һәм эчке кием алып килеп ташлады.

Русия хәрбиләренең Украинадагы өйләрдән күпмедер кыйммәте булган бөтен әйберне — көнкүреш техникасыннан алып эчке киемгә кадәр — талап, Русиягә озатуы турындагы күпсанлы дәлилләргә Варшаудагылар шулай итеп протест белдерде.

Күпләрне иң кызыксындырганы Русия илчелегенә эт оясы һәм "Русский солдат едет домой. Груз 200" дип язылган табут булды.

Илчелек янындагы чарада катнашканнар соңрак шәмнәр тотып Украина илчелеге янына китте.

дәвам

XS
SM
MD
LG