Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чулман елгасына нефть аккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чаллы һәм Менделеев арасындагы ясалма утрауда нефть скважинасы тишелгән дип фаразлана.

Чаллы янында Чулман елгасына нефть аккан, дип яза Татарстан мәгълүмат чаралары.

Беренчел мәгълүматларга күрә, Чаллы белән Менделеевски арасында булган ясалма утраудагы нефть скважинасы тишелгән. Берничә көн акканнан соң, нефть яр буена кадәр килеп җиткән. Экологлар пычранган суны тикшерүгә алган.

Атна башында Казан халкы Казансуда коңгырт-кызыл күбекләр җыелып торуын күреп алган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG