Русия төбәкләреннән татар телен укытучысы белгечлегенә укырга теләүчеләр кимегән. Бу хакта 13 апрельдә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында белдергән, дип яза Татар-информ.
Утырыш барышында депутат Рамил Төхвәтуллин Русия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кытлык булуын белдергән. Министрдан ул төбәкләрдә эшләүче татар теле укытучылары санын сораган.
"Соңгы елларда аларның саны кимеде, шул санны арттыру эше бара. КФУга килергә була, Алабугага, Чаллыга барып укырга мөмкин. Зур теләк белдерәләр, ашкынып торалар, дип мактанырлык сүз юк әле", дип җавап биргән Һадиуллин.
Мәгариф министры төбәкләрдә татар теле укытучыларының бүгенге санын китерә алмаган.
"Аларның саны үзгәреп тора, әлбәттә, сәгатьләр саны кимегәч, укытучылар саны да кими. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучылары санын саклап калу һәм үстерү буенча эш бара, моның өчен төрле чаралар үткәрәбез. Полилингваль тирәлектә укыту өчен укытучылар әзерлибез", дигән ул.
Һадиуллин әйтүенчә, 2016 елдан авылларда укытучы булып эшләргә теләүчеләр стипендия бирү проекты эшли. Проектта катнашкан 646 студентның 336сы күп телле мәктәпләрдә эшләү өчен акчалата ярдәм алган. Стипендиянең күләме 15 мең сум тәшкил итә.
Соңгы елларда Русия төбәкләрендә татар телен укыту кими бара. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына күрә, бүген Русиянең 28 төбәгендә 1 100 мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресе укытыла. 2013-2014 уку елларында аларның саны 1 300дән артык булган.
Быел февраль ае башында Казанда узган татар теле һәм әдәбиятыннан Русия төбәкара олимпиадасында укытучылар Азатлыкка туган тел дәресе сәгатьләре кимүен белдергән иде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!