Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Иң мөһиме, бу чикләүләрне биш елдан да иртәрәк гамәлдән чыгармасыннар"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты "иллюзияләр белән яшәгәнбез һәм зәгыйфь урыннарыбызны күрдек, бу аңлашыла", әмма "моның уңай яклары да бар" дип саный.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Иң мөһиме – бу санкцияләрне биш елдан да иртәрәк гамәлдән чыгармасыннар, юкса без кабат җиңел юллар табачакбыз", дип белдерде. Бу хакта ул Иннополиста узган Татарстан һәм Внешэкономбанкның уртак проектлары киңәшмәсендә әйтте.

Миңнеханов "иллюзияләр белән яшәгәнбез һәм зәгыйфь урыннарыбызны күрдек, бу аңлашыла", әмма "моның уңай яклары да бар" дип саный.

Украинага сугыш башлавы өчен Русиягә Көнбатыш илләре керткән чикләүләргә карата Миңнеханов элегрәк тә фикер белдергән иде. Аерым алганда, банк карталарын томалау турында әйткәндә ул "монда гади халыкның ни катнашы бар", дип сораган иде.

Русия Украинага сугыш башлаган көнне Миңнеханов Путинны хупларга чакырды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG