Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фәннәр академиясе Кытай белән фәнни хезмәттәшлек туктап торуын белдерде


Академия башлыгы әйтүенчә, башка илләрнең фәннәр академияләре белән хезмәттәшлектә дә авырлыклар туа, алар уртак чараларны "өзә".

Русия фәннәр академиясе башлыгы Александр Сергеев Кытайдагы партнерлар белән фәнни хезмәттәшлекне туктатып торулары һәм уртак проектларның туңдырылуы турында белдерде.

Аның әйтүенчә, башка илләрнең фәннәр академияләре белән хезмәттәшлектә дә авырлыклар туа, алар уртак чараларны "өзә".

"Безнең Кытайдагы фәнни хезмәттәшләр дә туктатып тора, соңгы ай эчендә җитди фикер алышуларга чыга алмаячакбыз", дигән Сергеев, бу хакта "Интерфакс" яза.

2019 елда Русия һәм Кытайның фәннәр академияләре хезмәттәшлек турында "юл харитасы" имзалады. Ул баш мие эшчәнлеген тикшерү һәм Тибет тауларын өйрәнү юнәлешләренә кагыла, шулай ук Көньяк Кытай диңгезендә һәм көнчыгыш Арктикада метан чыганакларын ачыклау өчен уртак экспедицияләр ниятләнде.

Шул ук елда АКШ фәннәр академиясе белән дә килешү имзаланды.

Сергеев әйтүенчә, хәзерге вакытта Русия фәннәр академиясе моңарчы күрелмәгән хәлдә калган. Академия хезмәттәшлек итәргә теләгән галимнәр белән элемтәләрен дәвам итә, әмма башка илләрнең, шул исәптән Франция, Германия һәм АКШның агентлыклары һәм академияләре белән мөнәсәбәтләр туңдырылды, дип сөйләгән Сергеев.

Март ахырында Британия Русия белән берлектә башкарырга ниятләгән, "Русия дәүләте өчен стратегик әһәмияткә ия" фәнни проектларны финанслауны чикләвен белдерде.

Дөньядагы фәнни продукциянең 2,5 проценты Русиягә туры килә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG