Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк күзләү идарәсе башлыгы: Мәскәүнең атом-төш янауларына җиңелчә карарга ярамый


Уильям Бёрнс
Уильям Бёрнс

Уильям Бёрнс фикеренчә, әгәр Украинага каршы сугышта җиңә алмаса, "президент Путинның төшенкелеккә бирелү ихтималын исәпкә алырга" кирәк.

АКШ үзәк күзләү идарәсе башлыгы Уильям Бёрнс фикеренчә, әгәр Украинага каршы сугышта җиңә алмаса, "президент Путинның төшенкелеккә бирелү ихтималын исәпкә алып, Русиянең Украинада тактик атом-төш коралы яки аз куәтле атом-төш коралы куллануга бәйле янавына җиңел карарга ярамый. Бу хакта "Америка авазы" хәбәр итә.

Шулай да, Кремльнең атом-төш арсеналын югары сугыш әзерлеге хәленә китерү турындагы "риторик белдерүләренә" карамастан, Үзәк күзләү идарәсендә Мәскәү чынлап та шундый катгый чараларга барырга ниятли дигән дәлилләр юк, дип искәрткән Бёрнс 14 апрельдә, Джорджия штатының Технология институтында чыгыш ясаганда.

Бу көннәрдә Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, әгәр Швеция һәм Финляндия Төньяк Атлантика берлегенә кушылса, Мәскәү Калининградта, Балтыйк диңгезе яр буенда атом-төш коралы һәм һипертизлекле ракетлар урнаштырачак дип, НАТОны кисәтте.

Бёрнс Русия гаскәрләренең Бучадагы һәм Украинаның башка җирләрендәге гамәлләрен "коточкыч җинаятьләр" дип атады һәм сугышның чираттагы этабы канлы булачак дип кисәтте.

2005-2008 елларда Уильям Бёрнс АКШның Русиядәге илчесе иде. Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Мәскәүдә соңгы тапкыр 2021 елның ноябрендә, АКШ президенты Джо Байден кушуы белән булды, ул Путинны Америка күзләве Русиянең Украинага һөҗүм итәргә ниятләве турында белә, дип кисәтергә килде.

Бёрнс сүзләренчә, сугыш башларга карар кылган чагында Путин Украина гаскәренең тиз арада корал ташлавын һәм аз югалтулар белән Русия көчләренең җиңүен көткән һәм Көнбатышның кырыс чикләүләр кертәчәген алдан күрмәгән, шулай ук валюта резервларының зур булуына өметләнгән.

"Путин бу пунктларның һәркайсында хаксыз булып чыкты", дигән Бёрнс.

Сугышның җиде атнасыннан соң да Украина бирешмәде, ә Русия матди югалтуларга дучар һәм абруен югалта, дип белдергән ул.

Русиядә сугыш кырында куллану өчен тактик атом-төш коралының һәм аз куәтле атом-төш коралының зур арсеналы бар. Белгечләр фикеренчә, аның саныв - 2000ләп берәмлек.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG