Accessibility links

Кайнар хәбәр

Gulagu.net: Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалыйлар


Төрмәдә ураза тотучы тоткын мөселманнарны кыйнаулары хәбәр ителә. Моңа каршылык белдереп, йөзләп тоткын ачлык игълан иткән, кан тамырларын һәм корсакларын кискән диелә.

Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре төрмәсендә оешма хезмәткәрләре ураза тотучы мөселман тоткыннарны (нигездә алар тумышлары белән Чечня һәм Ингушетиядән) кыйнаганнан соң, йөзләп тоткын ачлык игълан иткән һәм җәфалауларга, түбәнсетүләргә каршылык белдереп, кан тамырларын һәм корсакларын кискән. Бу хакта Gulаgu.nеt хокук яклау проекты хәбәр итә.

Җиде җәрәхәтләнүченең исеме билгеле. Аларның берсен – Расанбек Бекмурзаевны имгәнүләреннән соң, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен конвой белән шәһәр хастаханәсенә алып чыкканнар.

Ураза тотучыларны кыйнау барган вакытта башка тоткыннар – мөселман булмаучылар, күзәтчелек итүче прокурорны һәм иҗтимагый күзәтү комиссиясен чакырсыннар өчен һәм тоткыннарны җәфалауларына каршылык белдердеп, кан тамырларын кискән.

Тентүләр вакытында Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) идарәсенең битлек кигән сугышчылары Коръәннәрне һәм намазлыкларны юк иткән, шулай ук тоткыннарны диннәренә, милләтләренә кагылышлы түбәнсеткән диелә.

Төрмә хезмәткәрләре арасындагы шаһитләр сүзенчә, ФСИН идарәсе сугышчылары тоткын-кавказларны кыйнаганда "Украинага киттегез дә, Русиянең яклаучылары булдык дип уйлыйсызмы әллә?", дип кычкырган.

Хокук яклаучылар ФСИН идарәсен, тикшерүчеләрне һәм Ульян өлкәсе прокурорын тикшерү оештырырга һәм тоткыннарны кыйнауда, алар белән кешелексез мөгамәләдә гаеплеләрне җәзага тартырга чакыра.

Gulаgu.nеt моның өчен төрмәнең 12 апрельдән 15 апрельгә кадәр булган видеоархивларын алуны сорый.

Шулай ук хокук яклаучылар, "үзен совет чорыннан соң мөселманнарның иң төп яклаучысы буларак күрсәтүче" Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка мөрәҗәгать итә, тикшерү белән Димитровград төрмәсенә барып кайтырга тәкъдим итә.

Димитровградта ачлык тотучы тоткыннар янына Ульян өлкәсенең кеше хокуклары вәкиле Сергей Люльков килгән.

Аның сүзләренчә, хезмәткәрләр һәм тоткыннар арасында низаг 13 апрельдә, мөселман тоткыннарның камераларын тентегән вакытта килеп чыккан.

"Камераларның берсендә тентү чарасы вакытында догалар язылган битләр идәндә булган. Тоткын мөселманнарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим иткәннәр, сәгатьләрен тартып алганнар, бу билгеле бер вакытта намаз кылырга мөмкинлек калдырмаган. Караган вакытта ике тоткынның аркасында һәм аякларында күгәрекләр сиздем. 35 тоткын кулларын бәйләгән, ягъни алар каршылык белдереп кулларын кискән булган", дип белдергән Люльков.

Әлеге хәбәрләргә бәйле адвокат Руслан Нәгыев та "Ульяннан борчулы хәбәрләр килә. Бу сигналга үз тикшерүебезне башлыйбыз", дип белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG