Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы тагын 9 кешене "ят агент" дип атады


Архив фотосы
Архив фотосы

"Ят агент" медиа исемлегендә инде 142 матбугат чарасы һәм физик зат бар.

Җомга кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агент" медиа реестрын тулыландырган. Исемлеккә 9 кеше кертелгән. Алар арасында танылган журналист Юрий Дудь һәм сәясәт белгече Екатерина Шульман бар.

Моннан тыш исемлеккә The Insider баш мөхәррире Роман Доброхотов, журналистлар Карен Шаинян, Кирилл Кругликов, Алексей Семенов, карикатурлар ясаучы рәссам Сергей Елкин, Русиянең ЛГБТ-челәтер хезмәткәре Мария Сабунаева һәм "Лилит" социаль-хокукый програмнар оешмасын нигезләүче Регина Дзугкоева кертелгән.

Хәзерге вакытта "ят агент" медиа исемлегендә 142 матбугат чарасы һәм физик зат бар.

Ел башыннан бераз тәнәфес ясаганнан соң Юстиция министрлыгы янә "ят агент" медиа исемлеген җомга кичләрендә тулыландыра башлаган. Узган җомгада исемлеккә Азат Европа/Азатлык Радиосы хәбәрчеләре Екатерина Маяковская һәм Андрей Филимонов кертелгән иде. Радио президенты Джеймей Флай хәбәрчеләрне ят агентлар исемлегенә кертелүен журналистиканы криминальләштерү һәм дөресен сөйләүчеләрнең авызын ябу кампаниясенең дәваме дип белдерде.

  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "ята агент" медиа сайтлары Русиядә томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG