Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Путинның сугыш вакытындагы сәясәтен яклап чыкты


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Ул Русияне көчле булырга, үз җирен, халкын якларга чакырды.

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев Владимир Путинның Украинадагы сугыш вакытындагы сәясәтен хуплап чыгыш ясады. Бу хакта ул 16 апрельдә "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумында видеосәламләү вакытында белдерде.

Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус илчесе буларак чыгыш ясады. Ул 25 мартта Владимир Путинның Көнбатыш илләре Русия мәдәниятен кире кагарга омтыла дип әйткән сүзләренә кушуылуын белдерде.

"Күптән түгел президент Владимир Путинның Көнбатыш илләренең безнең мәдәниятне кире кагарга омтылышы турындагы чыгышына бәйле фикер әйтми кала алмыйм. Мәдәният – ул барлык буын кешеләрен берләштерүче халыкның җаны, зирәклеге һәм традицияләре. Без үзебезнең мәдәният белән көчле. Ул безнең бердәм халык һәм бердәм ил итеп саклаячак. Күпмилләтле мәдәниятне үстергән һәм яклаган вакытта аны беркем кире кага алмаячак. Мин моңа ышанам", диде ул.

Татарстанның беренче президенты Русияне үз җирен якларлык көчле булырга чакырды.

"Русия – җир һәм мөмкинлекләре ягыннан иң зур ил. Ул һәрвакыт җәлеп итәрлек. Шуңа да без горурлык белән аның көчле, үз җирен, халкын, гореф-гадәтләрен, кыйммәтләрен яклый алырлык булырга тиеш дип әйтәбез. Русиянең көчсез булырга хакы юк. Көчле Русия – безнең уртак максатыбыз, иптәшләр", диде ул.

Шәймиев Путин тарафыннан 2022 елны Русия халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителүе Русиянең нинди юлда булуын ачык күрсәтә дип саный.

"Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумында Русиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин да чыгыш ясады. Ул НАТО илләре тарафыннан Русиягә каршы икътисади, мәгълүмати сугыш башлануын белдерде. Яшьләрне бүгенге хакимияткә ышанырга чакырды, Русиягә каршы алып барылучы мәгълүматның төп өлеше фейк хәбәрләр диде Хөснуллин.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышны хуплап чыкты.

Путинның Украинага каршы алып барган сугышын алдынгы илләр, беренче чиратта Көнбатыш иләре, кискен хөкем итә, һәм Русия гаскәрләренең андагы гамәлләрен сугыш җинаятләренә тиңли.

Украинадагы сугышта беренче корбан турында хәбәр Татарстанга 1 март көнне килде. Шуннан соң Татарстан егетләренең үлеме турында хәбәрләр көн саен диярлек килеп тора. Азатлык аларны бер исемлеккә туплап бара. Әлегә бу исемлектә 28 татарстанлы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG