16 апрель Истанбул мэриясе янындагы төрки дөньяны өйрәнүләр вакыфы бинасында бер төркем татарлар ифтарга җыелды. Чарага килүчеләр арасында Истанбулда яшәүче татар гаиләләре, Төркия университетларында укучы студентлар, Истанбулга яңа килеп урнашкан мөһаҗирләр дә бар иде.
Ифтар Төркия тарихында эз калдырган Садри Максуди, Йосыф Акчура, язучы Гаяз Исхакый һәм шагыйрь Габдулла Тукайның истәлекле даталары хөрмәтенә багышланды, дип белдерде ифтарны оештыручы "Азатлык" татар яшьләре җитәкчесе Наил Нәбиуллин.
"15 апрельдән 26 апрельгә кадәр бөтен дөньяда Тукайга багышланган төрле чаралар уза, шуңа күрә без дә аны искә алырга булдык. Истанбулда татар чаралары бөтенләй аз иде, шәһәрнең нәкъ үзәгендә шундый ифтар уздыра алу зур вакыйга булды", диде ул Азатлыкка.
Алга таба бу урында Тукайның туган көненә, корбан бәйрәменә багышланган һәм башка чаралар уздырырга исәплиләр.
"Бу ифтар Истанбулда даими татар мохитен булдыруда беренче чара гына иде, хәзер татарлар җыела торган урын бар", дип аңлатты Нәбиуллин.
Ифтар алдыннан Габдулла Тукай шигырьләрендә ислам дине чагылышы турында фикер алышынды, Гаяз Исхакыйның Габдулла Тукай турында язганнары укылды, татарча вәгазь яңгырады. Ифтарда кырыклап кеше катнашты.
"Безгә теләктәшлек белдереп, карачай төркиләре, кырымтатарлар, гагаузлар да килде", диде Нәбиуллин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!