Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Русия думасындагы Башкортстан депутатлары 208 млн сум акча эшләгән


Депутат Рифат Шәйхетдиновның Финляндиядә җир кишәрлеге бар
Депутат Рифат Шәйхетдиновның Финляндиядә җир кишәрлеге бар

Депутатларның Финляндия һәм Италиядә милке бар диелә.

2021 елда Русия Дәүләт думасындагы Башкортстаннан сайланган 14 депутат барлыгы 208 млн сум акча эшләгән. Бу хакта алар тутырган керем хисабында язылган.

Иң күп акча эшләгән депутат булып "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы Владимир Сенин санала. Узган ел аның кереме 94 млн сум тәшкил иткән. Хисаптан күренгәнчә, түрәнең җир кишәрлекләре, йорт, ике фатир, ике машина кую урыны бар. Шулай ук аның милкендә BMW 730Ld xDrive, Land Rover Range Rover, Mercedes-Benz GLA 250 4MATIC и Volkswagen Multivan мишаналары хисаплана.

Икенче урында 44,2 млн сум акча эшләгән ЛДПР әгъзасы Иван Сухарев бара.

Рифат Шәйхетдиновның исә Финляндиядә җир кишәрлеге һәм 113 кв.м. бинасы бар. Милекнең яртысы гына аның карамагында диелгән. Шәйхетдинов хатынының Италиядә 175,7 кв.м. йорты исәпләнә.

Иң аз керемне "Бердәм Русия" фиркасе депутаты Ирина Панькина күрсәткән. Узган ел ул 3,5 млн сум акча эшләгән.

Моңа кадәр Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатларының кереме билгеле булды. 2021 елда 15 депутат барлыгы 1 млрд сумнан артык акча эшләгән. Иң бай депутат булып Руслан Гаджиев санала. Аның кереме 825,7 млн сумны тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG