Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике матросның әти-әнисе улларының "Москва" крейсерында һәлак булуын хәбәр итте


Марк Тарасов
Марк Тарасов

Алар хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Украина белән сугышта "срочниклар" катнашмаячак дип вәгъдә иткән иде.

Хәрби хезмәткә алынган ике солдатның әти-әнисе улларының "Москва" крейсерына җибәрелүен һәм һәлак булуын хәбәр итте. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Украина белән сугышта "срочниклар" катнашмаячак дип вәгъдә иткән иде. Русиянең саклану министрлыгы "Москва" крейсерында диңгезчеләрнең үлеме турындагы хәбәрләргә фикер белдерми.

"ВКонтакте"да Дмитрий Шкребец исемле кулланучы улы Егорның 14 апрельдә көймә батканнан соң хәбәрсез югалган дип табылуын яза. Русия аннексияләгән Кырымның Ялта шәһәрендә яшәгән 20 яшьлек егет 2021 елның июлендә гаскәргә алынган һәм "Москва"да пешекче булып хезмәт иткән. Дмитрий Шкребец әйтүенчә, "Москва" батканнан соң, крейсер командованиесе аңа улының хәбәрсез югалучылар исемлегендә булуын җиткергән.

"Минем "срочник" улым, "Москва" крейсерының командирлары миңа хәбәр итүенчә, хәбәрсез югалучылар исемлегенә кертелгән. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга тиеш булмаган "срочник" хәбәрсез югалган булып санала. Иптәшләр, ачык диңгездә хәбәрсез югалганмы?!", дип яза Шкребец.

Егор Шкребец 2021 елның 24 декабрендә "Страж Балтики" газетында телгә алынган. Аның Ялтаның икътисад-технология көллиятен тәмамлавы, "пешекче-кондитер" белгечлеге алуы әйтелгән. Язмадагы фотода Дмитрий Шкребецның постындагы кадрларда сурәтләнгән егет. Егор Шкребец 9 апрельдән социаль челтәргә кермәгән. 10 апрельдә кораб Акъяр (Севастополь) диңгез култыгында якорьда торган.

Дмитрий Шкребецның беренче тапкыр язган посты сөртелгән. Соңрак ул "Тиздән кабат сөртерләр" дигән сүзләр белән текстны кабат чыгарды.

"Москва" крейсерының тагын бер матросы – Марк Тарасовның әнисе Ульяна "ВКонтакте" социаль челтәрендә, кораб Кара диңгездә батканнан соң, улының юкка чыгуы турында хәбәр итте. Әлеге постка "Агентство" басмасы игътибар иткән.

Тарасов хәрби хезмәткә 2021 елның ахырында чакырылган, 15 декабрьдә хезмәт итә башлаган. Матросның танышы "Агентство"га егетнең гаскәргә китүен раслаган. Егет үзенең Instagram-ында матрос киемендә фотосын чыгарган.

Азатлык радиосының проекты "Схеми" журналистлары алданрак "Москва" крейсерында һәлак булган диңгезченең кем булуын ачыклаган иде. Ул – мичман Иван Вархушев диелә. Журналистларга диңгезченең үлемен хатыны да раслаган. 15 апрельдә ул "Одноклассники"да Русия хәрби диңгез флоты киеме кигән, мичман погоннары тагылган ир фотосын чыгарган.

13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш-кирәк яраклары шартлаган дип ышандырды.

14 апрельдә Пентагон һәм Русия тарафы крейсер йөзә ала дип белдерде. Әмма берничә сәгатьтән Русия саклану министрлыгы, портка буксирлаган вакытта давыл чыгып, крейсер батты дип хәбәр итте. Янгын сәбәпләре турында Русия берни әйтмәде.

16 апрельдә Русия саклану министрлыгы, баткан "Москва" крейсерының экипажы белән хәрби диңгез флоты баш командующие, адмирал Николай Евменов очрашуының видеосын күрсәтте.

Видеода 100ләп диңгезче бар. Коткарылган экипаж әгъзаларының рәсми санын саклану министрлыгы игълан итмәде. Украина ягы исә корабта 510 диңгезченең булу ихтималы бар дип ышандыра. Төрле мәгълүмат чараларының белешмәләренә күрә исә, "Москва" экипажында 510-758 хәрби булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG