Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кешене коллыкта тотканы өчен элекке полиция хезмәткәре 5 елга хөкем ителгән


Динар Гафиятов
Динар Гафиятов

Динар Гафиятовны Аксубай районы мәхкәмәсе дүрт елга хөкем иткән иде инде. Югары мәхкәмә бу хөкем карарын йомшак дип тапты, эшне кабаттан Норлат район мәхкәмәсендә карадылар.

Бүген, 18 апрельдә Татарстанның Норлат районы мәхкәмәсе элекке полиция хезмәткәре Динар Гафиятовны вазифасы вәкаләтләре кысаларыннан чыгу һәм кол хезмәте куллану эше нигезендә биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Моннан тыш, аңа өч ел дәвамында эчке эшләр оешмаларында эшләү тыела. Бу хакта юрист Андрей Сучковка сылтама белән,"Idel.Реалии"-га "Аксиома" көч кулланудан зыян күрүчеләргә юридик ярдәм күрсәтү проектында хәбәр иткәннәр.

Чулпан авылыннан 47 яшьлек Идрис Садыйков үзен полиция хезмәткәрләре Динар һәм Ленар Гафиятовлар коллыкта тотуын Idel-Реалиига белдергән иде. Садыйков сүзләренчә, Гафиятов аны Аксубай районы Яңа Дума авылына алып китеп, өч атна дәвамында атасының йорт-җирендә ирексезләп тоткан. Аны дистәдән артык эре терлек карарга мәҗбүр иткәннәр, кача башласа, кыйнаганнар. Канализация чистартудан баш тарткан өчен кулларын кайнар суга пешергәннәр. Динар Гафиятов Садыйков качмасын өчен, аны җинаятьләрдә ялган гаеп тагып төрмәгә утырту белән янаган.

Илдус Садыйков сеңлесенә шалтыратып, үзенең коллыкта булуын хәбәр иткән. Шуннан соң Гафиятовлар аны 300 сум акча биреп машина юлына чыгарып куйган диелә.

Динар Гафиятовка җинаять эше ачылды. Кулга алынганнан соң аны "эчке эшләр оешмасы хезмәткәренең дәрәҗәсен төшерүче гамәл кылганы өчен" эшеннән җибәрделәр. Ул үз гаебен танымады.

2020 елның декабрендә Аксубай районы мәхкәмәсе Гафиятовка дүрт ел колония бирде. Бу карар белән Татарстан прокуратурасы һәм зыян күрүченең вәкиле килешмәде.

2021 елда Татарстанның Югары мәхкәмәсе "полиция коллыгы" турындагы эшкә хөкем карарын йомшак дип тапты һәм аны яңадан карауга җибәрде.

Эшне Нурлат район мәхкәмәсе карады. Фикер алышуларда прокуратура Гафиятовка 14 ел төрмә җәзасы сораса да, мәхкәмә аны биш елга хөкем иткән. Зыян күрүченең вәкиле Андрей Сучков, йомшак хөкем карарын шикаять итәчәген әйткән.

Элекке полиция хезмәткәре Равил Гафиятовның әтисен 2022 елның мартында дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә аны Идрис Садыйковтан файдаланган, мәҗбүриләп аннан авыр эшләр эшләткән дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG