Русия гаскәрләре Донбасска һөҗүм башлады, дип хәбәр итте Украина президенты Владимир Зеленский чираттагы видеомөрәҗәгатендә.
"Украинаныкы булган бер әйберне дә бирмибез, ә чит әйбер безгә кирәк түгел", диде ул.
18 апрель кичендә Украина дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы секретаре Алексей Данилов та, Русия гаскәре Украина көнчыгышына һөҗүм итә башлады дип белдерде.
"Бу рәсми белдерү. Бүген иртән оккупантлар безнең Донецки, Луһански, Харьков өлкәләре фронтындагы бөтен саклану сызыкларын өзәргә тырышты. Бәхеткә, хәрбиләребез нык тора, ике шәһәргә генә үтеп керә алдылар. Бу – Кременная һәм тагын бер зур булмаган шәһәр. Сугышлар дәвам итә, без җирләребезне бирмибез, актив фазаны бүген иртән башларга тырыштылар", дип искәртте Данилов.
Аның әйтүенчә, Украина хакимиятләре мәгълүматына күрә, Пасха бәйрәменә, ягъни 24 апрельгә кадәр, Русия Донецки һәм Луһански өлкәләрен тулысынча яулап алырга ниятли.
Үз чиратында Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак "сугышның икенче фазасы башланды", дип белдерде.
18 апрель кичендә Украина кораллы көчләре баш штабы Facebook-та: "Донбасста Русиянең һөҗүм операциясе башлануы билгеләре теркәлә", дип хәбәр итте.
Элегрәк белгечләр Русия Донбассны 9 майга кадәр алырга ниятли дигән иде. Хәрби белгеч Олег Жданов исә Русия ике юнәлештә төп һөҗүмен алып барачак: Изюмнан Краматорскига һәм Гуляйполедан Краматорскига дип фаразлады, Краматорскида боҗраларын тоташтырырга телиләр диде.
18 апрель кичендә Луһански өлкә хакимияте башлыгы Сергей Гайдай "Настоящее Время"га, көн буе Русия гаскәрләре белән сугышлар барган Кременная шәһәреннән украин гаскәрләре чигенде дип раслады. 18 апрель киченә булган мәгълүматка күрә, шәһәрне Русия гаскәрләре басып алды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!