Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда урамда сату итүче бакчачыларга штраф сукмаска тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу кризиска каршы чараларның бер төре. Алданрак Башкортстан башлыгы өлкән яшьтәгеләрдән аларның тауарларын сатып алырга, шул рәвешле аларга ярдәм итәргә чакырган иде.

Башкортстанда урамда сәүдә иткән өчен штрафларның гамәлдән чыгуы бар. Бу хактагы канун өлгесен төбәк парламенты депутатлары апрель ахырында пленар утырышта караячак, дип хәбәр итә Башкортстанның Дәүләт җыены.

Республиканың теләсә кайда, сыйфаты билгеле булмаган тауар белән сәүдә иткән өчен штраф бирүне күз уңында тота торган административ кодекстагы 13.16 маддәсе үз көчен югалтып торачак. Үз бакчаларында яшелчә һәм җиләк җимеш үстерүче бакчачыларны штрафка тартмый башлаячаклар дип ниятләнә.

"Без әлеге маддәне вакытлыча гамәлдән чыгарып торырга һәм бу хокук бозу өчен штрафлар түләттермәскә тәкъдим итәбез. Кагыйдә буларак, урыннарга пенсионерлар бакчасыннан яшелчә, җиләк-җимеш яки өйдә әзерләгән әйберләрен сатарга чыга. Алар өчен бу – хезмәтләре өчен алынган зур булмаган акчалар, яхшы өстәмә ярдәм. Канунда төгәл вакытларын күрсәтмәячәкбез. Икътисадтагы вазгыять тотрыклы хәлгә килгәч, бу мәсьәләгә кире кайтырбыз", дигән Дәүләт җыены спикеры Константин Толкачев.

Шул ук вакытта сәүдәгә корылмаган оешмаларны, кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларын, шәхси эшмәкәрләрне һәм аларның хезмәткәрләрен дә штрафка тартмаячаклар дип искәртелә.

Башкортстан бакчачылары берлеге президенты Наталья Овчинникова сүзләренчә, мондый чаралар бакчачыларга үзеннән арткан продукциясен сатарга стимул бирәчәк. Бу хакта РБК яза.

"Бигрәк тә хәзерге катлаулы чорда бакчачылар өчен бу яхшы ярдәм булачак һәм бакча кишәрлекләре өчен чыгымнарының бер өлешен капларга мөминлек бирәчәк. Шулай ук, элек үз продукциясен сатмаган кешеләрне үзеннән артканын сата башларга этәрер дип уйлыйм. Әмма мондый сату урыннарын тәртипкә китерү мөһим. Гадәттә кешеләр бер үк урында сәүдә итәләр, аларда тартмалар, катыргылар булмасын, вакытлыча япма астында өстәлләр куярга булыр иде, бакчачылар анда бер-ике сәгатькә килеп, яшелчәләрен, җиләкләрен һәм җиләк-җимешләрен сата алсын. Мин мондый сату урыннарын оештыру кирәк дип саныйм", дигән ул.

Бакчачылар өчен штрафлар гамәлдән чыгарылачагы турында 15 апрельдә бакчачыларның беренче форумында республика башлыгы Радий Хәбиров әйткән иде. Ул мондый кешеләр өчен урамда сату итүгә шартлар булдырырга кушты. Башкортстан башлыгы өлкән яшьтәгеләрдән аларның тауарларын сатып алырга, шул рәвешле аларга ярдәм итәргә чакырды.

Хәзерге вакытта теләсә кайсы урында сәүдә иткән өчен ватандашларга бирелә торган штраф җәзасы – 500-3000 сум, вазифаи затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга исә 50-100 мең сум. Канунны кабат бозган очракта бу штрафларның күләме шактый арта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG