Ислам дөньясында Рамазан ае дәвам итә. Төрле илләрдә авыз ачу гадәтләре төрле. Әйтик, Босния башкаласы Сараевода ифтарга көнҗет сибелгән көлчәләр пешерү һәм Žuta tabija кирмәнендә авыз ачу гадәте бар. Азатлык Босния һәм Һерцеговинада Рамазан ае ничек узуы турында фотогалерея тәкъдим итә.
Босния һәм Һерцеговинада Рамазан ае

1
Рамазан аеның традицион ризыгы – ак оннан пешерелгән түгәрәк көлчәләр. Пешекчеләр сүзләренчә, көлчәне кем пешерүе мөһим, моннан тыш аны мөмкин кадәр салкынрак судан әзерләргә һәм мөмкин кадәр кайнаррак пичтә пешерү кирәк.

2
Сараевоның тарихи өлешендә урнашкан икмәк йортында иң күп сатып алучылар җыела. Көлчәләрне монда инде 90 елдан күбрәк пешерәләр.

3
Рамазан көлчәләренең төп үзенчәлеге – өстенә сибелгән көнҗет орлыклары.

4
Рамазан вакытында бу икмәк йорты көненә 3 меңгә якын көлчә пешереп сата. Сараево көлчәләрен пешерү гадәте бу өлкәдә Госманлы дәүләте чорыннан бирле таралган.

5
Сараево халкы авыз ачуга көлчәләр сатып алу өчен чиратта инде ярты сәгатьтән күбрәк вакыт басып тора. Босния һәм Һерцеговинаның кайбер өлешләрендә бу көлчәләрне "рамазан" дип атыйлар.

6
Сараевода Рамазан аенда тагын бер гадәт – авыз ачу вакыты керүгә, Žuta tabija (Сары бастион) кирмәненнән туплардан ату.

7
Туплардан атуны карарга күпләп кеше килә.

8
Ә кайбер кешеләр авыз ачарга дип Žuta tabija (Сары бастион) кирмәненә махсус килә. Моны җирле халык үзенчәлекле гадәт дип атый.

9
Кирмәннән бөтен Сараевога манзара ачыла. Караңгы төшкәч, мәчетләрдә лампаларны кабызалар.

10
Шәһәрнең тарихи үзәге булган Baščaršija (Башчаршия) бары тик ифтар вакытында гына буш тора.

11
Авыз ачудан соң бергәләп намаз уку һәм аралашу вакыты җитә. Фотода Хөсрәү бәк мәчете (Begova džamija).