Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанның 6 кешесен 2000нче елны Чечняда Псков десантчыларына һөҗүм итүдә гаепләп тоткарлады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның бишесен 19 апрельдә республикада, берсен – Петербурда кулга алганнар.

Татарстанда һәм Петербурда федераль иминлек хезмәте Шамил Басаев һәм Хәттаб бандасының 6 әгъзасын тоткарлануын белдерде. Бу хакта 20 апрельдә ФСБ ТАССка хәбәр иткән.

Тикшерү комитетында белдерүләренчә, тоткарланган 6 кешенең барысы да Татарстанда яшәгән. Аларның бишесен 19 апрельдә республикада, берсен – Петербурда кулга алганнар.

Тикшерүчләр тоткарланган кешеләрнең исемнәрен атый. Бу – Хәйдәр Раззаков, Айрат Камалетдинов, Эдуард Вәлиәхмәтов, Илһам Гомәров, Илгиз Мөхәммәтгалиев һәм Мөхәммәтвәли Шәйхетдинов. Аларны хәрби фетнә, бандада катнашу һәм хәрбиләргә һөҗүм итүдә гаеплиләр.

Бүгенгә тикшерү әлеге һөҗүмгә 29 кешенең катнашы дәлилләнгән дип саный. Шуларның 19ы хөкем ителгән, бишесен эзлиләр, икесе "тоткарланганда юк ителгән", тагын өч кешегә карата мәхкәмә эше бара. Бу барысы да Тикшерү комитеты белдерүе.

  • 2000 елның 29 февралендә Чечняда Улус-Керт авылы янында Басаев һәм Хәттаб отряды 76нчы Псков дивизиясе десантчыларына һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, 84 хәрбинең гомере өзелә, 4 кеше яралана.
  • Моңа кадәр Кавказ.Реалии әлеге һөҗүмдә катнашуда гаепләнгән 39 яшьлек Магомед Алханов тарихы турында язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG