Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасын Бауман урамында уздырырга рөхсәт итмәделәр


"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы
"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы

Тел активистлары оештыра торган чара 16 ел дәвамында ел саен Казанның үзәк урамында уздырылып килде. 2020 елда пандемия сәбәпле ул онлайн үтте.  

2006 елдан бирле Казанның Бауман урамында оештырыла торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе гала-концерты быел урынын алыштыра. Казан хакимияте чараны үзәк урамда уздыруга рөхсәт бирмәгән. Нәтиҗәдә чара Камал театры каршындагы мәйданда узачак.

Казан хакимияте Татарстан хөкүмәтенең 28 февральдән республикада киңкүләм чаралар уздыруны тыя торган карарына сылтана. Әлеге карар "яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан кабул ителгән" диелә рәсми хатта. Карар эпидемиология вазгыяте әйбәтләнгәнче үз көчендә булачак диелә.

Казанның Бауман урамы "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы авторлары тарафыннан юкка гына сайланмады. Акциянең төп идеясе – татар теле һәм мәдәниятенә мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү, татар телен милли мәдәният учакларында гына кулланылмыйча, зур шәһәр киңлегенә алып чыгу иде. Бауман урамыннан күчерелү акциянең мөһим бер өлешен югалту булачак, дип белдерде оештыручылар.

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы гадәттәгечә 26 апрель – татар халык шагыйре Габдула Тукай туган көнендә Казанда уза. Яңа формат татар музыкасы башкаручылар концертында быел Gauga, "Оммаж", noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре, TatKidLab балалар музыкаль лабораториясе шәкертләре, Shanu, Ике яр, Мингазов төркемнәре чыгыш ясаячак. Мартта Чаллыда узган "Тантана" бүләген тапшыру чарасында "Оммаж" төркеме сәхнәгә Украинадагы сугышка протест билгесе булган яшел тасма тагып чыккан иде.

Концертның махсус кунаклары — "Показалось" фильмын төшергән режиссер Байбулат Батулла һәм музыкант Ислам Вәлиев (Malsi Music).

Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә һәм "Qazan Quest" (элеккеге "Татар-дозор" квесты) уенының җиңүчеләре бүләкләнә.

Чаллыда исә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе 23 апрельдә уза. Икенче ел рәттән бу чара Чаллының татар драма театры бинасында оештырыла. Шимбә көнне сәгать 16.00дан 20.00гә кадәр акция кысаларында тел лабораториясе, коворкинг зонасында яшүсмерләр өчен махсус мәйданчык һәм балалар мәйданчыгы эшләчәк, шулай ук qot күргәзмәсе, экспозция зонасында маркет һәм бию лабораториясе уза. Театрның кече залында татар киносы күрсәтелә, шулай ук караоке җырлау мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, Театр паркында урам экскурсияләре дә оештырыла. Бу чаралар барысы да бер темага берләштерелә, оештыручылар чарага килгән кунаклар белән татар телен төрле практикалар аша өйрәнеп караячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG