Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәмәгать транспортында йөрүгә бәяләр арта


Транспорт оешмалары тарифларның артуына пандемия китерде дип саный.

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җир өсте җәмәгать транспортында йөрүгә бәяләрне арттыруны раслады. Әлеге карар 10 көннән үз көченә керәчәк.

Җәмәгать транспортында йөрү 1 сумга артып, 36 сумны тәшкил итәчәк. Банк картасы белән түләү 31 сум булачак. 100 тапкыр кулланыла торган транспорт картасы белән йөрү бәясе 23 сум торачак.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, бәяләрне арттыруны шәһәр транспорт оешмалары сораган. Пандемия һәм QR-код кертү җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең санын киметкән диелә.

Ел башында транспорт оешмалары тарифларны арттыру мәсьәләсен күтәрергә җыенуын белдергән иде. Моңа кадәр Татарстан түрәләре аларның гозерен кире какты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG