Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иярчен Мариуполь янында 300 метрлы каберлек урынын төшереп алган


 9 апрельдә иярченнән төшерелгән рәсем, Мангуш авылындагы мәетләр күпләп күмелгән каберлек
9 апрельдә иярченнән төшерелгән рәсем, Мангуш авылындагы мәетләр күпләп күмелгән каберлек

Моңа кадәр Мариуполь мэры Вадим Бойченко Мариупольдә яшәүчеләрнең җәсәдләрен Мангуш авылына якын урынга йөк машиналары белән китерәләр һәм чокырларга аталар дип сөйләгән иде.

Иярченнән төшерелгән сурәтләрдә Мариупольдән 20 километр ераклыкта, Русия гаскәрләре оккупациясендәге Мангуш авылында 300 метрлы траншея булуы күренә, ул туганнар каберлеге булырга мөмкин. Бу хакта Азатлык радиосының украин хезмәтенең "Схемы" проекты хәбәр итә. Журналистлар иярчен рәсемнәре алган, аларда мәетләр күпләп күмелгән урын сурәтләнгән дип фаразлый.

Алданрак Мариуполь мэры Вадим Бойченко Мангуш авылына якын туганнар каберлекләре бар дип хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, Мариуполь халкының җәсәдләрен анда йөк машиналары белән китергәннәр һәм чокырларга ташлаганнар.

Иярченнән төшерелгән рәсемнәргә күрә, авыл янында туганнар каберлеге якынча март ахырында барлыкка килгән. 23 мартта төшерелгәнендә каберлек юк әле, ә 29 марттагысында 300 метрдан артык озынлыкта казылган траншея күренә. Аның янында траншеяны казырга мөмкин булган техника тора.

9 апрельдә төшерелгән рәсемдә траншея киңәйгән һәм өлешчә туфрак белән күмелгән.

Мариуполь мэры киңәшчесе Петр Андрющенко "Схемы" журналистларына, шәһәр кешеләренең мәетләрен Русия солдатлары сәнәгать зоналарына алып бара, анда зур суыткыч камералары бар, дип сөйләгән. Шуннан соң аларны пакетларга салалар һәм тугандашлар каберлекләрендә күмү өчен алып китәләр, диелгән.

Журналистлар искәртүенчә, Бучада чиркәү янында табылган тугандашлар каберлегенең озынлыгы 14 метр булган, анда 70 кешенең мәете табылган. Мангуш авылындагы каберлекнең озынлыгы исә 300 метрдан артык.

Русия гаскәрләре һәм Донецки "халык республикасы" фетнәчеләре Мариупольне март башында чолгап алды. Урам сугышлары башланды. Шәһәрнең күп өлеше урыс гаскәрләре контроленә күчте. Төрле бәяләмәләргә күрә, шәһәрдә 1,5-3 мең украин хәрбие кала бирә. Нигездә алар Милли гвардиянең "Азов" полкы һәм диңгез пехотасының 36нчы бригадасы вәкилләре.

Украина хөкүмәте вице-премьеры Ирина Верещук мәгълүматына күрә, шәһәрдә шулай ук 120 мең сивил кеше кала бирә.

21 апрельдә Русия президенты Владимир Путин Мариупольдәге "Азовсталь" заводының сәнәгать зонасын штурмламаска кушты, моның мәгънәсе юк, диде. Анда чолганышта украин хәрбиләре сугышуын дәвам итә. Алар белән бергә, завод идән асларында сивилләр бар.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның Telegram-каналында видео чыкты, анда Русия думасы депутаты Адам Делимханов чечен хәрбиләре янында "Мариупольне юк итү һәм чистарту махсус операциясе" төгәллләнде дип белдерә. Бу видео "Азовсталь" заводы идарә биналарының берсе янында төшерелгән дип фаразлана.

Украина хакимиятләре бәяләмәсенә күрә, Русия башлаган сугыш аркасында Мариупольдәге биналарның 90 проценттан артыгы юк ителгән. Әлегә ничә сивилнең һәлак булуын төгәл исәпләү мөмкин түгел, әмма сүз меңнәрчә кеше турында баруы аңлашыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG