Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы ун елда Татарстанда күкрәк бизе шеше чире 43 процентка арткан


Шул ук вакытта үлемнәр саны кимегән дип тынычландыра түрәләр.

Соңгы ун елда Татарстанда хатын-кызлар арасында күкрәк бизе шеше белән авырулар саны арткан. Бу хакта 22 апрельдә республика онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Соңгы елларда хатын-кызлар арасында чир арта. Ун ел элек күкрәк бизе шеше белән авырулар 100 мең кешегә 350 очрак булса, 2021 елда бу күрсәткеч 500 очракка җитте", диде ул.

Шул ук вакытта күкрәк бизе шешеннән үлемнәр кимегән. Ямам шеш ачыкланганнан соң озаграк яшәүчеләр саны арткан. Шулай да өченче дәрәҗәдә авыручылар саны Русиянең уртача күрсәткеченнән югарырак булып кала.

Аерым алганда, маммографик скрининг ярдәмендә күкрәк бизе шеше белән авыручыларның 33 проценты шешнең башлангыч вакытында ачыкланган. Икенче дәрәҗәсе – 44 процентка, өченчесе – якынча 18 процентка, метастаза барлыкка килгән дүртенче дәрәҗә 5 процент очракка туры килә.

"Шешнең өченче дәрәҗәсенә җитүшактый зур процентны тәшкил итә һәм Русиянең уртача күрсәткеченнән күбрәк булып тора", диде ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, 2021 елда республикада үлемнәр саны 11,5%ка арткан. Яман шеш үлемнәрнең төп сәбәпләреннән санала. Рәсми мәгълүматка күрә, узган ел республикада кешеләрнең 11,3%ы яман шештән үлгән.

2020 елда яман шешнең дөньяда иң киң таралгаган төре - ул күкрәк бизе шеше. Икенче һәм өченче урында үпкәдәге, юан һәм туры эчәктәге шешләр. Үлемгә китерүче яман шеш төрләре арасында беренче урында үпкә шеше, икенчедә — юан һәм туры эчәк, өченчедә бавыр шеше тора.

2022 ел башында Татарстанның онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы яман шеш белән авыручылар саны артуын белдергән иде.

"Ел саен авыручылар саны арта. Мин моны үз күзәтүләрем буенча да, табибларның үзара сөйләшүеннән дә ишетеп әйтәм. Еш кына алар, теге яки бу яман шеш, гадәттә, өлкәннәрдә генә була иде, хәзер бу диагноз яшәрде, дип сүз каталар бер-берсенә. Операция өстәлендә яшьләр күп", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG