Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә зәңгәр-сары аяк киеме кигән ирне штрафка тартканнар


Ир шәһәр үзәгенә хатынына һәм кызына 8 мартка бүләк алу өчен килгән булган. Театр мәйданында аны полиция хезмәткәрләре туктаткан, автозакка утырткан һәм ирнең аякларында сәяси агитация чарасы булуын белдергән.

Мәскәүнең Бутырски район мәхкәмәсе 40 яшьлек ир-атка 10 мең сум штраф суккан, аны шәһәр үзәгендә сары-зәңгәр кроссовки киеп барган вакытта тоткарлаганнар. Ирне митинг уздыру тәртибен бозуда гаепләгәннәр. Бу хакта MSK1.RU һәм The Insider-га адвокат Илья Уткин сөйләгән.

Ирне 6 мартта ук тоткарлаганнар. Бу көнне Мәскәүдә сугышка каршы иң зур чараларның берсе узды, анда ике меңгә якын кеше тоткарланды.

Уткин сүзләренчә, ир шәһәр үзәгенә хатынына һәм кызына 8 мартка бүләк алу өчен килгән булган.

Театр мәйданында аны полиция хезмәткәрләре туктаткан, автозакка утырткан һәм ирнең аякларында сәяси агитация чарасы булуын белдергән, дип сөйләгән адвокат.

"Лианозово" полиция бүлегендә тоткарланучыга беркетмә төзегәннәр, анда ул рөхсәт ителмәгән киңкүләм чара уздыручы кешеләр төркемендә шигарләр кычкырган, дип язылган.

Русия Украинага бәреп кергәннән бирле хакимиятләр каршылык чараларына рөхсәт бирми һәм сугышка каршы килүче нинди дә булса фикер белдерүче бөтен кешене тоткарлый, мәсәлән "Дөньяга – тынычлык", "Сугыш бетсен", "Фашизм булмасын" плакатлары өчен.

Икенче апрельдә Мәскәүдә "Мираторг" ветчинасы кабын тотып торган пикетчыны тоткарладылар, каптагы "Мираторг" сүзенең "Мир" дигән өлеше генә калырлык итеп, ахыры сызып атылган булган.

18 апрельдә Ижевскида полиция хезмәткәрләре "Һәрвакыт булсын кояш" дигән җыр астында әйлән-бәйлән ясауны сугышка каршы митинг дип тапты.

Ивановода "*** *****" дип язылган плакат тотып торган активист тоткарланды. Мәхкәмә фикеренчә, йолдызчыклар "Нет войне" дигән шигарне хәтерләтә.

Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага 24 февральдә бәреп кергән иде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG